16+

Оксана һәм Хәмит Нуровлар: «Безне бәйрәмнәр алдыннан эзләп табалар»

«Барлык юридик затлар да үзмәшгульләр белән эшләргә әзер түгел. Аларның әлегә кадәр мондый статустагы кешеләр белән хезмәттәшлек иткәне булмаган, күрәсең, шуңа да икеләнеп калалар», – ди үзмәшгуль Хәмит Нуров.

Оксана һәм Хәмит Нуровлар: «Безне бәйрәмнәр алдыннан эзләп табалар»

«Барлык юридик затлар да үзмәшгульләр белән эшләргә әзер түгел. Аларның әлегә кадәр мондый статустагы кешеләр белән хезмәттәшлек иткәне булмаган, күрәсең, шуңа да икеләнеп калалар», – ди үзмәшгуль Хәмит Нуров.

Хәмит хатыны Оксана белән агач сувенир эшләнмәләр ясап сата. Бу эш белән алар Оксана бала ялында вакытта шөгыльләнә башлый. Белгечлеге буенча хисапчы булган Оксана ялдан соң эшкә чыгып тормый, ныклап шушы эшкә тотына. Хәмит исә, төп эшеннән бушаган арада, хатынына булыша.

– Ир-атка агач эше һәрвакыт якын инде ул. Мәктәптә укыганда ук киштәләр эшләп куя идем. Соңрак аларны гади итеп түгел, катлаулырак, бизәкләр төшереп эшли башладым. Ә хатыным агачтан җиңел сумкалар эшли иде. Җәй көне кызлар андый сумкаларны бик яратып ала. Интернеттан башка эшләнмәләр дә ясарга өйрәндек. Махсус лазер станогы сатып алдык. Аның ярдәмендә бик матур әйберләр эшләргә була, – дип, Хәмит үзләренең кул эшләре белән таныштыра башлады.

Исемле тараклар һәм кием элгечләре, тәлинкәләр, пешкән йомыркалар тезеп куя торган ике катлы үзенчәлекле савытлар, лото, календарьлы органайзерлар, ипи савыты, конфет кәрҗиннәре, копилка, салфетницалар – эшләнмәләрне санап та бетерерлек түгел. Хәтта самавырларга кадәр бар.
– Кешене хәзер тартмачыклар белән генә гаҗәпләндереп булмый. Яңа төрле эшләнмәләр уйлап чыгарып, ассортиментны арттырып торабыз. Гомумән, бер урында таптанып торырга яратмыйбыз. Без һәрвакыт яңалык яклы, – дип сүзгә кушыла Оксана.

Яңалыкка омтылулары үзмәшгульлек булып теркәлүгә дә китергән. Үзмәшгуль статусы тынычлап эшләргә, ә иң мөһиме – бизнесны үстерергә булыша, дигән фикердә тора Нуровлар.

– Яңа ел күчтәнәчләрен тутыру өчен махсус агач савытлар эшлибез. Аларны алырга теләүче оешмалар бар, әмма заказ бирә алмыйлар иде. Үзмәшгуль булгач, бу проблема алай кискен тормый. Әмма бөтен бухгалтерия дә үзмәшгульләр белән эшләргә әзер түгел. Аларга үзмәшгульнең кем булуын озаклап аңлатырга туры килә. Узган атнада гына бер кибетләр челтәре үзләренең хезмәткәрләренә бүләккә заказ бирергә теләде, ә инде үзмәшгуль булуыбызны әйткәч, без сезнең белән эшләмибез, диделәр. Минемчә, бу вакытлыча гына, акрынлап җайга салыныр дип уйлыйм, – ди Хәмит.

Без аның белән үзмәшгульләр өчен уздырылган ярминкәдә күрештек. Сату бармы соң, дип тә кызыксынмый калмадык.

– Бөтен әйберне дә сатып кайтабыз дип килмибез. Бүген алмасалар, башка көнне алачаклар. Монда үзебезне күрсәтергә киләбез. Кайвакыт берничә көннән шалтыратып, сезнең товарларны ошатып калган идек, каян килеп алырга, дип сорыйлар. Бәйрәмнәр алдыннан да эзләп табалар, – ди ул.

 

Үзмәшгуль булып монда төркәлергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading