16+

Октябрь 1967 ел рекордын да “йотачак”

Россиядә октябрь аенда һаваның уртача температурасы нормадан 1-2 градуска югарырак булачак дип фаразлый синоптиклар.

Октябрь 1967 ел рекордын да “йотачак”

Россиядә октябрь аенда һаваның уртача температурасы нормадан 1-2 градуска югарырак булачак дип фаразлый синоптиклар.

Илнең Европа өлешендә һәм Азиягә якын территорияләрдә, алдагы еллар белән чагыштырганда, һава берничә градуска җылырак булуы көтелә.

Ә менә Себер федераль округында, Красноярск крае, Якутиянең көнбатышында, Бурятия һәм Байкал тирәләрендә температура нормадан артмаячак.

Явым-төшемнәргә килгәндә, Мурман өлкәсе, Карелия, Архангельск өлкәләрендә яңгырлар нормадан күбрәк булса, күршебез Башкортстан, Оренбург өлкәсендә киресенчә, азрак булыр дип фаразлана.


Тарихка күз салсак, соңгы елларда иң җылы октябрь 2008 елда күзәтелгән. Анда һава температурасы уртача 8,9 градуска булган. 1967 елда уртача температура 9 градус дип билгеләнгән.
Соңгы 100 ел эчендә иң салкын октябрь 2014 елда күзәтелгән. Анда һава температурасы -9,1 градус тәшкил иткән.

Алдагы атнаның һава торышына килгәндә, синоптиклар республика территориясендә +17 градуска кадәр вәгъдә итә. Ял көннәрендә бераз суытып ала да, киләсе атна уртасында кабат +16..+17 градус күрсәтә. Кояшлы көннәр әле сөендерәчәк дигән сүз. Аларның кадерен белеп калыйк!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading