16+

Свердловск өлкәсенең яшьләр сәясәте департаменты башлыгы: «Дәүләт сезгә бернәрсә дә тиеш түгел, сезнең алда әти-әниләрегез бурычлы»

Чиновник дәрәҗәсендәгеләр мәгънәсез сүз сөйләү һәм уйламыйча нәрсә дә булса әйтү буенча ярыша башлады бугай.

Свердловск өлкәсенең яшьләр сәясәте департаменты башлыгы: «Дәүләт сезгә бернәрсә дә тиеш түгел,  сезнең алда әти-әниләрегез бурычлы»

Чиновник дәрәҗәсендәгеләр мәгънәсез сүз сөйләү һәм уйламыйча нәрсә дә булса әйтү буенча ярыша башлады бугай.

Күптән түгел генә Саратов министры Соколова, аена 3,5 меңгә тукланып була, дип белдерде һәм рационда «макарошка»ларга басым ясарга киңәш биргән иде. Үзе тәкъдим иткән яшәү минимумыннан еллык кереме 650 тапкырга артык булган әлеге министр постыннан китәргә өлгермәде, җәнҗал үзәгендә аның урынын икенчесе – Свердловск өлкәсенең яшьләр сәясәте департаменты башлыгы Ольга Глацких биләде.

Яшьләр оешмалары волонтерлары белән очрашу вакытында әлеге башлык, дәүләт балаларга берни дә тиеш түгел, дип белдергән. «Дәүләт сезгә бернәрсә дә тиеш түгел. Сезнең алда әти-әниләрегез бурычлы, чөнки алар сезне тудырган, дәүләт алардан сезне тудырсыннар дип сорамаган», – дигән Глацких һәм мәктәп укучыларын, әти-әниләрне үсеш алу өчен мөмкинлекләрне үзлектән табарга чакырган. Төрле проектларны финанслауда, чараларны оештыруда авырлыклар килеп чыгуына, чиновниклар һәм дәүләт хезмәткәрләренең «өч тиенлек» хезмәт хакына эшләвенә зарланган министр үзенең керемнәре турында дәшми калган үзе. Узган елгы декларациясендә аның кереме 1,5 миллион күрсәтелгән, ике җир кишәрлеге, бер фатиры, ике машинасы (Мерседес, Лада) һәм баласы артында тагын ике фатиры бар. Министр булу бәхетенә ирешүчеләр өчен бу бәлки бик күп тә түгелдер, җитмәсә ул үткәнендә – Олимпия чемпионы (нәфис гимнастика, Афина, 2004 ел), Европа (2003) һәм Дөнья беренчелекләре (2005) җиңүчесе. Әмма 2016 елда департамент җитәкчесе булганнан соң, Глацкихның 4,25 миллион эшләгәне дә мәгълүм. Ул әйткәнчә, хезмәт хакы «өч тиенлек» кенә булса, мондый сумма җыюлары авыррак шул.

Дәүләт казнасыннан шуның хәтле акча алучы башкаларга: «Дәүләт сезгә берни тиеш түгел», – дип утырсын инде. Ә кемгә генә тиеш икән соң ул? Әлеге «тиешлеләр» исемлегенә эләгү өчен һәркем министр кәнәфиенә барып ышкына алмый. Илдәге демографик хәлне яхшырту максатыннан проектлар эшләнә, ана капиталы түләнә, бу хакта «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы булган министр белми калган булса кирәк. «БР» генсовет Президиумы әгъзасы Алена Аршинова бу уңайдан: «Мондый сүзләрне җәмәгатьчелек алдында әйтүче җитәкче дәүләт сәясәтен белмәвен күрсәтә», – дип белдергән. Россия яшьләр департаменты Глацких тарафыннан дәүләтнең гражданнар алдында бурычлары булмавы турында әйтелгән сүзләренә шаккатулары турында хәбәр иткән. Массакүләм мәгълүмат чараларын гаепләгән министр үзенең сүзләре өчен гафу үтенгән үтенүен, ул шул рәвешле яшьләрне дәүләткә генә ышанып ятмаска, ә үз көчләренә таянырга, мотивацияне арттырырга чакыруын белдергән. Әмма кайбер чыганаклар күрсәткәнчә, җәнҗаллы фраза сәләтле балалар өчен программаны финанслау үтенеченә җавап буларак әйтелгән. Губернатор да үз сүзен әйтми калмаган, җитәкче эштән азат ителгән.

Глацкихны яклаучылар да юк түгел. Экс-депутат Нафик Фамиев сүзләренчә, яшь булуы аркасында (Глацкихка – 29 яшь), ул әле битарафлылык белән икейөзлелек битлекләрен өйрәнеп бетерә алмаган. «Ул тора-бара аларның кулланышын өйрәнеп бетерер һәм үсүен дәвам итәр иде», – дигән Фамиев. Икенчеләре департамент җитәкчесенең тәҗрибәсе булмавы һәм шул бөтен эшне харап иткән дип белдерә. «Ул бөтенесенә мәгълүм булган кайбер нәрсәләрне телдән әйтергә ярамаганын аңламаган», имеш. Бу урында башка нәрсә өстәп булмый, ахры, «телдән әйтергә ярамый» диелгән бит инде. Тап син бала, үстер үз көчең белән, нәрсәңдер барып чыкмый икән – зарланма, синнән бит беркем дә тап дип сорамаган. Армия яше килеп җиткәч, бу сүзләрне беркем дә искә төшермәячәк, табып 18 яшенә хәтле үстергәнсең икән – күн итек кидертеп «ать-два» бастырырга җибәр. Патриот бит син.

Экс-депутат Дмитрий Головин Кеннеди сүзләрен дә искә төшергән: «Америка синең өчен нәрсә эшләде дип сорама, син аның өчен нәрсә эшләдең дип үзеңнән сора. Дәүләт ярдәменә мохтаҗларны үстерергә түгел, үз көче белән илне яхшыртырга өметләнүче патриотлар тәрбияләргә кирәк». Тырышабыз инде, хәлдән килгән хәтле, бездә бит Фамиев әйткән битарафлылык һәм икейөзлелек битлекләре юк, аларны куллану җаен да белмибез. Кайбер министрлар да белмәгәнне без каян белик?

 Фото: архив/ТАСС

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вот сарык эээээээ!!! Типкэлэп тошерэсе иде

    Мөһим

    loading
    2
    X