16+

Айдар Сәлимгәрәев: “Шәһри Казан” – бөтен республика халкының яраткан газетасы"

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев “Шәһри Казан”ны 30 еллык юбилее уңаеннан котлады.

Айдар Сәлимгәрәев:  “Шәһри Казан” – бөтен республика халкының яраткан газетасы"

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев “Шәһри Казан”ны 30 еллык юбилее уңаеннан котлады.

Хөрмәтле коллегалар, кадерле дуслар, “Шәһри Казан” газетасын яратып укучылар!

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы исеменнән сезне матур бәйрәмегез – 30 яшьлек туган көнегез белән ихластан тәбрик итәм.

Республиканың йөз еллык тарихы булган басмалары белән чагыштырганда, 30 яшьлек юбилей бәлки күп тә түгелдер. Әмма газета өчен бу – зур вакыйга. 1990 елда башкала матбагасы буларак чыга башлаган “Шәһри Казан” – бүген инде бөтен республика халкының яраткан газетасы. Традицияләр һәм заманча журналистика үрнәге, өлкән буын һәм яшь каләм осталары, рәсми караш һәм халыкчанлык – болар бар да “Шәһри Казан” газетасын характерлый торган матур сыйфатлар.

Бүгенге көндә газета хезмәткәрләре алдында аны чыннан да халыкчан итеп чыгару бурычы тора. Редакция хезмәткәрләре әлеге бурычны намус белән җиренә җиткереп үти. Бүгенге көндә “Шәһри Казан” газетасы заманча технологияләрне актив куллануы белән аерылып тора, татар телле басмалар арасында бу юнәлештә лидерларның берсе булып исәпләнә. Димәк, укучылар белән элемтә газета битләрендә генә түгел, социаль челтәрләрдә, интернетта, мессенджерларда да алып барыла, дустанә мөнәсәбәтләр тагын да үстерелә.

Сезнең замана таләпләре алдында югалып калмавыгыз, һөнәри осталыгыгыз, объектив карашыгыз ихтирамга лаек. Киләчәктә дә, журналист һөнәренә тап төшермичә, алга баруыгызны, каләмегезнең елдан-ел чарлануын, ә укучыларыгызның артуын телим. Бәйрәм белән сезне!

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм

коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе

Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading