Кыска гына җәйләрне артта калдырып, тагын көзләргә кердек. Әле бу – көзнең алтынга тиң чагы гына, дөнья кызыл, сары, алтын төсләре белән балкып-янып тора.
Көзләрнең агачлар яфракларын коеп бетереп, берөзлексез яңгыр төтәп торган кара көз дигән мизгелләре дә озак көттермәс. Әнә шул кара-пычрак көзләрдә әле кайчан гына агачларда алтын сары күлмәк булып янып торган яфракларны таптап үткәндә, җан түрен сызлатып, сагыш дигән хис баш калкыта. Сагыну-сагыш. Бу – туган җиреннән бик озакка да, бик кыска гына вакытка да аерылган җан ияләренә таныш хис. Шул хис киек кошларны мең-мең чакрым җирләрдән канатларын талдырып әйләнеп кайтырга мәҗбүр итә. Бәлки ул җылы як дигәннәре туган якларга караганда матуррактыр да, анда яшәүләре рәхәтрәктер дә, тик туган як бит, туып-үскән газиз як үзенә тарта. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил. Сагындыра, әле ничек кенә сагындыра!
Син чит җирнең уңдырышлы туфрагында гөрләп яфрак ярып, гөл-чәчкәгә күмелсәң дә, туган җирдә калган тамырың барыбер тартып тора. Тамырсыз без кем инде дә, нәрсә инде. Тамырсыз бары тик таш кына үсә бит. Туган җирдә өзелеп калган тамырың, уйларыңа килеп кереп, барган юлларыңны саташтыра, төшләреңә килеп кереп, җаныңның кырык кылын кузгата.
Күрдем мин Себердә яшәгәндә сагынудан күзләрен моң сарган имәндәй татар-башкорт ирләрен. Шахтёрлар. Илгә ташкүмер чыгаралар.
Рәхәт тормыштан түгел, сугыш артыннан ачлык-ялангачлыктан туеп, туйганчы ипи белән бәрәңге ашасам, үлсәм дә үкенмәс идем, дип, илләреннән чыгып киткән кешеләр. Ипи белән бәрәңгегә дә аптырамаганнар, илгә күмер кирәк, сугыш җимерекләрен төзәтергә бик күп кирәк, алны-ялны белмичә эшләгәннәр дә, уч тутырып, акчасын да алганнар. Юк, башка милләт кызларына күз дә төшермәгәннәр, отпусклары җитүгә, илгә кайтып татар кызларына өйләнеп килеп, тормыш корганнар, балалар үстергәннәр. Гомерем бетеп таш басмаса, ташламам, җан кисәгем, дип җырлый-җырлый күмер чапканнар дисәм... юк, күмер чапканда җырлап торыр чут булмагандыр. Ничә 100 метр җир астына төшеп, түшең белән шуышып күмер чапканда бик җырлап торасың килмәс! Әле бит нормаңны да үтәргә кирәк. Юк, забойда шахтёр егет күмер чаба дип җыр сузмагандыр берсе дә. Нормалары да арттырып үтәлгәндер, тырышлыклары да тиешенчә бәяләнгәндер. Беркайчан татарлар турында начар сүз ишетмәдем. Татарлар чиста, эшчән халык, диләр иде.
Ә җырны алар бәйрәмнәрдә табын артында утырганда сузалар иде.
Башка милләттән булган бөтен күрше-күлән белән дус-тату яшәсәләр дә, мәҗлес-бәйрәмнәрдә алар бары үзләре генә, үз милләте белән генә җыелалар, рәхәтләнеп гөрләшәләр, сөйләшәләр, җырлашалар.
Татарстан белән Башкортстанның ничәмә-ничә районыннан җыелган кырык ата баласын газиз туган тел берләштерә. Рәшит абый, Равил абый, Мәхмүт абый, үземнең бабайның абыйсы, кайчандыр салкын Себердә эшен, ашар ризыгын тапкан бик күпләр Себер җирендә ятып калдылар инде. Сагынмаганнардыр, дисезме? Ничек кенә сагындылар әле. Тик синең тамырларың туган якта булса да, монда туып-үскән балаларыңның тамырлары менә монда – Себер җирендә шул. Алар шушы туфракка тамырлары белән береккән. Сагынмас кешеләр булмас – сагынам-сабыр итәм дип, балалары хакына сагынуларга түзеп яшәгәннәрдер инде.
Кулыңнан көч киткәч, картлыгымда таяныч булыр дип үстергән балаларың монда калганда, кая, кемгә ышанып кайтасың? Һәркемнең үз тормышы, сине кем көтеп тора... Шулай дип, төрлесен уйлаганнардыр инде.
Тик барыбер кайталардыр алар, ак бураннар булып, туган йорт стеналарына сырышалардыр, җылы яңгыр булып, тәрәзәләргә сарылалардыр, йомшак җилләр булып, кайчандыр үзләре утыртып калдырган каеннарны сыйпап үтәләрдер. Кайталардыр, атнакич, җомгаларда дога көтеп кайталардыр. Менә шуның өчен дә әни-әбиләр, сөякләре таралган, исемнәре онытылган, мәгъриптән мәшрикъкача булган әрвахлар рухына, дип, дога багышлаганнар инде.
Йә әйдәгез, мәгъриптән мәшрикъкача бер дога...
Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир
Комментарийлар