16+

ОСАГО полисын алуга үзгәрешләр кертелә

Машина хуҗаларының тормышы якын арада гадиләштереләчәк.

ОСАГО полисын алуга үзгәрешләр кертелә

Машина хуҗаларының тормышы якын арада гадиләштереләчәк.

Канунга ОСАГО полисларын бер яки ким дигәндә өч айга гына түгел, ә тагын да кыска вакытка сатып алырга мөмкин булган төзәтмәләр керттеләр. Үткән елның җәендә үк кабул ителгән үзгәрешләр нигезендә ОСАГО полисларын бер көнгә дә алып булачак. Бу хакта “Комсомольская правда” яза. 
Хәзергә "автогражданканы" барлык транспорт чаралары хуҗалары сатып алырга тиеш. Әгәр полис булмаса, машина йөртүче 800 сум штраф түләргә тиеш. Икенчедән, ОСАГО килешүе гадәттә бер елга төзелә. Полисны кыска срокка сатып алырга мөмкин булган опция дә бар, ләкин өч айдан да ким вакытка түгел. Ул бигрәк тә машинаны җәй көннәрендә генә йөрүчеләр арасында популяр. Өченчедән, закон тарафыннан килештерелгән искәрмәләр бар. Мәсәлән, яңа автомобиль башка төбәктә сатып алынып, аның белән үз өеңә кайтып җитәргә кирәк булганда, ул шунда теркәлә.
2 марттан исә яңа мөмкинлек барлыкка килә. ОСАГОны бер генә көнгә дә рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Тулаем алганда, бер көннән өч айга кадәр алырга була. Дөрес, моның үз нюанслары бар. Әйтик, мондый полис рәсмиләштергәннән соң өч көн узгач кына гамәлдә булачак. Бу полиссыз йөреп, аны юл-транспорт һәлакәтеннән соң гына онлайн рәсмиләштерә торган хәйләкәр кешеләрдән саклану өчен кирәк.
Икенчедән, бер көнгә күчереп исәпләгәндә, мондый полис арзан булмаячак, моңа өметләнергә кирәкми. Әлегә конкрет тарифлар билгеле түгел. 
Дөрес, иминият компанияләре аларның бәясен үзләре теләгәнчә күтәрә алмаячак. Шуңа күрә, әгәр полис ике айга гына кирәк булса (мәсәлән, балалар яки оныклар белән дачага барганда), ул вакытта "автогражданка"ны нәкъ менә шушы срокка рәсмиләштерү җиңелрәк һәм арзанрак булачак.
Тагын бер нюанс бар. Соңгы берничә елда ОСАГО полисларын онлайн теркәү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу автомобиль хуҗаларының тормышын бик нык гадиләштерде һәм вакытны экономияләргә ярдәм итте. Икенче яктан, аларны еш кына рәсмиләштереп булмый иде, чөнки теркәгән вакытта күп кенә компанияләрдә "мәгълүматлар табылмады" дигән язу барлыкка килә.
Бу үзенә күрә иминиятчеләр забастовкасы иде. "Автогражданка" тарифлары катгый рәвештә теркәлгән, ә менә төрле комплектлаучы һәм запас частьләр бәясе, бигрәк тә соңгы ике елда, кискен артт. Шуңа компанияләр ОСАГО полисларын рәсмиләштерергә ашыкмады. Клиентларны офиска чакырып, мәҗбүри иминиятләштерүне бары тик КАСКО килешүе яки башка полис белән генә сатып алырга мөмкин булуына ишарәләгәннәр.
Хәзер ничек булыр, әйтүе кыен.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading