Шәһри Казан

“Өшкерергә кирәк сине”, яки догалы колбаса кисәге

“Өшкерергә кирәк сине”, – диде Фәнзилә бердәнбер кызының башыннан сыйпап. Эштән китәргә мәҗбүр булган кызы Алсу итәгенә кайтып елады. Нинди генә эшкә тотынмасын, кулыннан эш төште. Югары уку йортын тәмамлаган, математиканы яхшы белгән кызының эштә һаман бәхетсезлеккә юлыгып торуының чиге күренмәде.

– Әни, нинди өшкерү инде, мин магияга ышанмыйм, – диде Алсу күз яшьләрен сөртеп. Әнисенең ул төрле ырым-шырымнарга ышанганына, күрәзәчеләрнең сүзләренә колак салганына, бигрәк тә күз тиюдән уттан кебек курыкканына нык гаҗәпләнә иде. Берничә мәртәбә бу хакта ул аңа әйткәне дә булды. Әнисе үпкәли үк башлый иде.
– Алай димә, кызым, өшкерү – магия түгел ул. Сиңа, әбиең янына барып кайткач, рәхәт булып китәчәк! Менә күрерсен! Алайса елыйсың да елыйсың. Елау – елауны чакыра дигәннәр элек-электән.
– Юк, мин бармыйм. Ничек инде дога укып кына бөтен проблемалардан арынып булсын, ди?!

Фәнзиләнең йөзе кызара төште: “Алайса ул ничек үлеп барган этне дә коткарып калды соң?!” Бу сүзләрдән Алсу таң калды. Ишек алдында бәйдә торган Актырнакмы? Аны яратып үстергән эте үлем хәлендә булган?
– Кызым, син Казанда чакта Актырнагыбызга күз тигән иде бит. Барлык кергән кешеләрнең исе китә иде аңа карап. Кәһәр, ник берсе шунда төкереп куйсын.

Әйе, Актырнак чыннан да үзенә күрә аклы каралы матур маэмай булып үсте. Тау башларында җитез итеп кичләрен чабып кергәләде, чакырылмаган кунакларга өреп, өйне тугры саклады. Әнисе сөйләвенчә аңа күз тиеп, тамагыннан ризык үтми башлаган, күзләре моңсуланып калган.
– Ипи дә биреп карадык әтиең белән, сөт тә... Хәтта колбаса кисәге дә! Бернәрсәдә ашамады. Әтиең, аның кабыргаланына карап, бик борчылды: “Үлә инде, бичара, үлә”, – дип өметен өзде. Мин шул чарасызлыктан барырга булдым әбиеңә. Актырнакны югалтасы килмәде, кызым.

Мөнирә әби үзе генә яши торган карчык. Бөтен гомерен дингә, дога укуга багышлаган. Һәрвакыт ак шәлгә төренеп, тәсбих тартып, көннәрен уздырды. Авыл халкы аның янына җан тынычлыгы артыннан килә иделәр. Һәрберсе үз әниләре белән сөйләшкән кебек кайтып китәләр иде яныннан. Күчтәнәчкә кәнфитләр, сөтләр күтәреп килделәр. Фәнзилә дә эт кайгысы белән аңа килде. Мөнирә әби аны җылы каршы алды:
– Исәнме, Мөнирә әбекәй, – диде ул аңа йомышын әйтергә кыенсынып. – Без ирем белән икәү генә торабыз авылда, кызыбыз Казанга китте бит инде. Берәр иптәш булсын дип, көчек алган идек. Бик тәртипле, матур эт булып булып үсте ул, тик менә соңгы арада аңа нәрсәдер булды. Ашамый, – дип тә өстәде хатын тирән сулыш алып, – үлеп китәр дип борчылабыз.

Реклама

Мөнирә әби башындагы яулыгын рәтләп куйды да, торып, суыткыч янына таба атлады. Аннан бер колбаса кисәген тартып чыгарды. Фәнзилә моны күреп: “Колбаса ашамый ул, биреп карадык инде без аны...” – дип әйтеп куйды. Мөнирә әби аңа җавап кайтармыйча, колбасаны кулъяулык өстенә куйды да, дога укый башлады. Бүлмәдә тынлык урнашты. Бары тик үз эченнән ишетелер-ишетелмәс кенә әби укыган тавыш ишетелде. Берничә минуттан, Мөнирә әби колбасаны төреп куеп, Фәнзиләгә сузды:
– Мә, җанкам, кайткач этеңә ашатырсын. Карап торырсың, ул аны ашаячак!

Фәнзилә колбаса кисәген, рәхмәт әйтеп, кесәсенә салды. Өенә ул кош тоткандай, очынып кайтты. Туры Актырнак янына килеп, колбасаны тәлинкәсенә куйды.
– Бу сиңа, Актырнак, аша инде, зинһар. Мин карамыйча да тора алам, – дип, арты белән аңа борылып басты. Берничә минуттан соң, чылбыр тавышы ишетелде. Эт яткан җиреннән торып, иснәнергә тотынды. Колбасаны тоеп алгач, этнең күзләре янып китте. Як-ягына карап, өреп җибәрде, ә аннары... ниһаять ашады. Ничә көнгә беренче мәртәбә тамагыннан ризык үтте.

Алсу әнисенең сөйләгәннәреннән соң тагы да уйга батты. Дога укылган колбаса кисәге яраткан Актырнагын коткарган булып чыга? Әллә Мөнирә әби янына чыннан да барып кайтырга? Өшкерүнең сихәте зур, догалы сүзе күңелеңне үзгәртми калмас, диюләре бәлкем хак булыр.

Ралинә Заһидуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: