Казанда чүп яндыру заводы 2022 ел ахырында барлыкка килергә тиеш. Ул Казан читендәге Осиново бистәсе янында төзелер дип планлаштырыла. Төзелеш эшләре 28 миллиард сумга төшәр дип көтелә. Завод елына 550 мең тонна чүп яндырачак. Шуның нәтиҗәсендә 55 мегаватт электр энергиясе бүленеп чыга.
«АГК-1» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Игорь Тимофеев журналистлар белән очрашуда чүп яндыру заводының ни өчен Осиново бистәсендә төзеләчәген дә әйтте.
– Бердән, ул федераль трассага якын җирдә урнашкан. Анда Казаннан да, районнардан да килеп була. Ул үзәктә торачак. Икенчедән, бу территориядә электр, юл, су, канализация челтәрләре дә якыннан үткәрелгән. Хәзерге вакытта җирне завод төзелеше өчен күчерү эшләре бара, – диде ул, икеләнергә урын калдырмыйча.
Игорь Тимофеев үзенең чыгышында халык тарафыннан ялгыш уйланылган фикерләргә ачыклык кертергә тырышты.
– Заводка теләсә нинди чүп эләгеп, начар газлар бүленеп чыга дип куркалар. Алар фәкать сортларга аерылып, икенчел чималга бармый торган каты көнкүреш калдыклар гына китереләчәк. Чүп китергән машиналар контрольдә тотылачак. Оператор дөрес китерелмәгән бер генә чүпне күрсә дә, аны махсус урынга алып куеп, чүпне сортларга аеру белән шөгыльләнә торган төбәк операторларына кире җибәреләчәк. Төбәк операторлары июль аенда билгеләнеләчәк. Алар чүпне аерым җыю, сортларга бүлү станцияләрен төзү, аерылган чүпне заводка китерү, икенчел чимал буларак кулланыла торганын тиешле урынга илтү белән шөгыльләнәчәк. Заводка нинди чүп килүе халыктан да тора, әлбәттә. Әгәр дә ул аңа җитди карый икән, заводта бары каты көнкүреш кадыклары гына яндырылачак. Сортларга аерылмаган чүпне яндыруга без үзебез дә каршы. Шунысы да бар: заводка чүп китерә торган машиналарга махсус штрих-кодлар ябыштырылачак, аларның кайдан китерелүен һәм кайсы компаниягә караганын белеп торачаклар. Бу да эшне үтә күренмәле итә. Тагын бер мөһим факт: чүпнең яну процессын, аның никадәр куркынычсыз булуын операторлар гына түгел, күзәтчелек органнары да теләсә кайсы вакытта тикшерә ала, барлык мәгълүмат аларга автомат рәвештә җиткерелеп тора. Заводның санитар зонасы 300 метрны тәшкил итә, ягъни тәэсире шуннан да еракка китмәячәк, – диде ул.
Икенче ялгыш фикер – бөтен чүпне дә икенчел чимал эшкәртүгә озату. Чүпне яндыру заводы төзүчеләр Европа илләре тәҗрибәсенә таяна. Бу өлкәдә иң зур нәтиҗәләргә ирешкән Германиядә чүпнең 60 проценты гына икенчел чималга озатыла. Калган 40 проценты – чүп яндыру заводына.
– Калган илләрдә ул 50 процентны тәшкил итә. Чүптән 100 процент икенчел чимал эшләү мөмкин түгел. Чүптән котылуның башка нәтиҗәле юлы булса, Европа чүп яндыру заводларын төзүне дәвам итмәс иде. Бүгенге көндә Литва белән Польшада да заводлар төзелә, – диде ул.
Журналистларның «Полигонда яткан чүпләрне дә яндырачаклармы?» дигән соравына спикер: «Юк», – дип җавап бирде. Анда яңа җыелган чүп кенә китереләчәк. Полигоннарга килгәндә, анда да чүпләр үзләреннән-үзләре янып ята, начар исләр тараталар. Әмма андагы чүпнең янып ятуын заводка каршы булган кайберәүләр нишләптер онытып җибәрә, диде генераль директор.
Очрашу барышында спикер чит илләрдә, әйтик, Швейцария, Австрия, Даниядәге шундый ук заводларның опера театры һәм мэрия янәшәсендә урнашкан булуы турында да әйтеп үтте. Алар туристлар арасында да популяр объектлар булып тора икән. Копенгагендагы чүп яндыру заводы бер үк вакытта чаңгы комплексы да. Анда елына бер миллион турист чаңгы шуарга килә. Венадагы завод елына 12 миллион туристны кабул итә.
Кайбер заводлар шәһәр үзәгендә төзелеп, анда эшләүче хезмәткәрләр шул территориядә үк яши дә икән. Хезмәткәрләр дигәннән, Даниядәге 20 мең квадрат метрлы заводта нибары 20 оператор эшли.
Завод атмосфера яндыруы технологиясе буенча эшләячәк. Дөньяның 90 процент чүп яндыру заводы шул ысул ярдәмендә эшли. Чүпне яндырганда һава керсен һәм көл коелып төшсен өчен, мич төбенә куела торган чуен рәшәткә кулланылачак. Аның ярдәмендә чүпне яхшылап киптерәчәкләр. Чүп янсын өчен, ул һава агымын көйләп тора. Чүп башта бункерга бушатыла, аннан соң гына махсус казаннарга. Анда температура 1200-1260 градуска кадәр җитә. Халыкны өркеткән диоксиннар 900 градуста таркалып бетә, дип ышандыра белгечләр. Заводка батарейка һәм лампа ише куркыныч калдыклар китерелмәячәк. Аларны контрольдә тотудан тыш, калдыкларның химик анализлары да ясалып торачак.
Чүп янганнан соң калган көл һәм шлаклар юл төзүгә яки төзелеш эшләренә озатылачак.
– Россиядә чүп яндырып акча эшли белмиләр, чит илләрдәге заводлар электр энергиясе һәм кайнар су эшләп чыгара. Мәскәүдә бар бер чүп яндыру заводы, әмма ул элеккеге технология белән эшли. Яңа төзеләчәк заводлар күпкә заманча һәм куркынычсыз булачак. Мәскәү тирәсендә дә яңа дүрт завод төзеләчәк. Аларны төзү өчен 150 млрд сум акча тотылыр дип көтелә. Чүп яндыру заводларын 2021-2022 елларга төзеп тапшыру планлаштырыла.
Россиядә көнкүреш калдыкларының 10 проценты гына икенчел чималга озатыла.
Швейцариядә 30 чүп яндыру заводы бар. Аларда елына 2,8 млрд тонна чүп яндырыла.
Токиода 21 чүп яндыру заводы эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар