16+

Остазыбыз рухы дәште

Кызык та инде адәм баласы, яшьлеге ераклашкан саен, ул аны ешрак сагына, эзләргә тотына. Олыгая башлагач, сәяхәтләр дә шул яшьлек эзләреннән була икән. 

Остазыбыз рухы дәште

Кызык та инде адәм баласы, яшьлеге ераклашкан саен, ул аны ешрак сагына, эзләргә тотына. Олыгая башлагач, сәяхәтләр дә шул яшьлек эзләреннән була икән. 

Казан дәүләт университетында укыганда ук инде безнең татар филологиясе төркеме (1093) дус, бердәм булуы белән башкалардан нык аерылып тора иде. Без барыбыз да авыл балалары. Ихлас, самими. Бу мәшһүр уку йортын тәмамлавыбызга тиздән 35 ел булса да, бу еллар безнең дуслыкны киметә алмады. Араларда еллар һәм юллар торуга карамастан, күңелләр бергә калды. Без биш елга бер зур итеп очрашу үткәреп килдек. Ә соңгы елларда тагын да ешрак күрешәбез. Моның сәбәпләре дә чыгып кына торды. Юбилейлар килеп җитте. Төркемдәш әдипләрнең иҗат кичәләре дә очрашу өчен менә дигән форсат булды. 

Очрашуларны, гадәттә, башкалабыз Казанда оештыра идек, ә менә монысын остазыбыз, танылган язучы Мөхәммәт ага Мәһдиевнең туган авылы – Арча районы, Гөберчәктә әдипнең музей-йортында уздырырга булдык. Май аенда алмагачлар чәчәк атканда ук аяк киенә башлаган идек инде, насыйбы, эчәсе суларыбыз августта гына өлгерде, күрәсең. 
Ниһаять, без, биш җиңел машина белән, музей каршына килеп туктадык. Безне әлеге музейның мөдире, хуҗабикәсе Халидә ханым Габидуллина кадерле кунакларыдай каршы алды. Һәм махсус безнең өчен тәфсилләп экскурсия уздырды. Бер елны төркемебез белән чираттагы очрашуыбызның икенче көнендә җыелып бирегә бер килгән идек инде. Өстәлдәге тәэсирләр дәфтәренә рәхмәт сүзләре дә язып калдырган идек. Сабакташларым: гомерләрен мәктәпләрдә туган телебезне өйрәтеп уздырган хөрмәтле мөгаллимнәр, фән диңгезендә йөзүче галим-галимәләр, каләм әһелләре: язучы-журналистлар музей бусагасын атлап керүгә үк хатирәләр диңгезенә чумды. Мөхәммәт ага укыткан лекцияләр, аңа тапшырган имтиханнар, аның бераз кыеграк итеп үзенчәлекле атлап йөрүе – барысы да күңелләрдә кабат яңарды. Һәрберсе үзе бер шәхес булган сабакташларым бу кадерле җиргә буш кул белән дә килмәгәннәр. Мөхәммәт аганың якташы Альмира Зәйнуллина язучының лекциясендә үзе төрле фикерләр язып утырган дәфтәрен алып килгән. Аны уку барыбызга да бик кызык булды.

Бигрәк тә Халидә ханым өчен, яңа экспонат булып, музей бүлмәләрендә урын алачак әле ул. Тагын бер сабакташыбыз Хашим Гарәпшинда Мөхәммәт ага кулы белән язылган хат кадерле истәлек булып саклана икән. Ул аны горурланып укып чыкты да күчермәсен шулай ук музейга тапшырды. 
Без теге юлы булып киткәннән соң, мөдир Халидә ханымның тырышлыгы белән, музей күп кенә яңа экспонатларга баеган. Мөхәммәт аганың әсәрләренә геройлар итеп авылдашларын, үзенең якташларын алуын барыбыз да белә инде. Шуңа да Гөберчәктә Мөхәммәт аганың герое булмаган кеше булмагандыр да. Кендек әбисенең – алъяпкычы, тимерче картның кораллары әдипнең әсәрләрен кабат укырга өндәп торалар төсле тоелды безгә. 
Төркемебезнең галимәсе Асия Рәхимова (рәсемдә) үзенең барыбыздан да бәхетлерәк булуын яшермәде. Аңа университетта Мөхәммәт ага белән бер кафедрада эшләргә дә туры килгән. Ул яшь галимәгә күп кенә тормыш сабаклары да өйрәткән. «Эх, аның белән тагын да күбрәк аралашасы-сөйләшәсе калган!» – диде Асия, шул елларда остазына багышлап язган шигырен укыганда. Музей диварларында ул юллар тагын да үтемлерәк һәм тәэсирлерәк яңгырады. 

Әлеге музейда Мөхәммәт аганың тавышы сакланган язма булганын белгәнгә, без Халидә ханымнан аны тыңлатуын үтендек. Мөдир төймәгә басуга, музей эчен әдипнең ниндидер бер сихри моң белән өретелгән салмак, әмма ышанычлы нык тавышы тутырды. «Бәхилләшү» әсәреннән көзге бәрәңге бакчаларындагы гаҗәеп матурлыкны иң оста рассамнардан да остарак сурәтләгән мизгел күңелләрдә кабат яңарды. Без барыбыз да авыл балалары бит, шушы матурлыкны, шушы ямьне тоеп үскәннәр. Әллә шуңа, авылның әдип сурәтләгән әлеге мизгеле күңелләрне аеруча дулкынландырды. 
Музейның бүлмәләре буйлап йөргәндә, остазыбыз белән горурлану хисләрен: «Эх, без, татарлар, кеше кадерен исән чакта да, үлгәч тә белеп бетермибез...» – дигән үкенү алмаштырды. Әгәр дә берәр халыкта Мөхәммәт ага кебек зур талантлы әдип булса, ул аны күкләргә кадәр чөяр, почмак саен һәйкәл куяр иде. Тукай бүләген дә бик нык каршылыклар белән соң гына ала алган Мөхәммәт аганың музее да күбрәк игътибар сорыйдыр төсле тоелды безгә. Анда хәтта замананың иң тиз, иң кулай элемтә чарасы – интернет та юк икән. Югыйсә, Мөхәммәт аганың үзе безгә иҗатларын өйрәткән Чыңгыз Айтматов, Василь Быков, Валентин Распутиннар белән янәшә тора алырлыгын без шәкертләре генә түгел, барлык укучылары да яхшы белә. 
Булачак язучының язмышы гомер буе кара мөһерле була шул. Мулла әтисенең халык дошманы дип сөрелүе аның гомеренә кара елан булып яткан. Шуның аркасында, нинди генә талантлы, тырыш, гыйлемле булса да, гел икенче сортлы булып йөрергә мәҗбүр булган. Бу гаделсезлек әдипнең вафатыннан соң да дәвам итә, күрәсең.

Безнең остазыбыз янына болай җыелып килүебезнең үзенә күрә бер сәбәбе дә бар иде. Төркемдәшләремнең күбесе, әйткәнемчә, мөгаллимнәр, гомерләрен балаларга Тукаебызның бөек телен укытуга багышлаган мөхтәрәм затлар. Ләкин соңгы вакытларда туган телебезгә карата барган гадел булмаган мөнәсәбәт күпләребезнең (барыбызның дисәң дә ярый) өмет канатларын кисте, күңелләрне төшерде. Менә шундый чакта, остазыбыз рухыннан киңәш сорарга бардык без Гөберчәккә. Ярый әле барганбыз. Шундый талантлы язучы биргән халкыбыз вәкиле булу белән чиксез горурлык хисләре белән кайттык. Тагын бер бөек шәхесебез Тукайга кушылып, «Шул халыкныңмыни хокукка хаккы юк?!» – дип юл буе кабатлап кайттык. 

Казан – Гөберчәк – Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X