16+

Отарда ут булырмы?

Казан урамнарына соңгы өч ел эчендә генә дә 7 меңгә якын светодиод яктырткычлар куелды. Энергиягә сакчыл әлеге куыклар елына 20, 7 миллион сум акчаны экономияләргә мөмкинлек биргән.

Отарда ут булырмы?

Казан урамнарына соңгы өч ел эчендә генә дә 7 меңгә якын светодиод яктырткычлар куелды. Энергиягә сакчыл әлеге куыклар елына 20, 7 миллион сум акчаны экономияләргә мөмкинлек биргән.

Башкалада яңа төзелгән Горки-Әмәт урман паркы, Кабан күле ярлары, шулай ук, халык үтенече буенча “Салават күпере” торак комплексына һәм Юдинодан Яңа Юдинога илтә торган юллар яктыртылды.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә “Казан бистәләрен тышкы яктырту” программасы гамәлгә ашырыла. Мирный, Константиновка бистәләре урамнарына утлар куелды. Авиатөзелеш районындагы бистәләрдә эшләр үткәрелә, - диде “Казэнерго” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Абдулхаков.

Отар бистәсе халкына да бәхет елмайды. Биредәге кайбер урамнарда  урам утлары йортлар төзелгәннән бирле булмаган. Торак йортларның үзләренә электр кергән инде, әлбәттә.

Отар аркылы (Поперечно-Отарская)  урамында 13 августта кабызып җибәрелгән тышкы утларны бистә халкы алкышлап кабул итте.

- Отар бистәсе зурайганнан зурая. Зурлар гына да 6,5 мең кеше. Мәктәбебездә 260 укучы белем ала. Балалар өчен борчыла идем, көзге һәм кышкы караңгыларда якты урамнан йөрерләр инде хәзер,-дип, фикерләре белән уртаклашты Отары урта мәктәбе директоры Рәхилә Габдуллина.
Бистә һәм аннан соң Казан мәктәпләрендә 43 ел балалар укыткан Зәйтүнә апа Насыйбуллина да шатлыгы белән уртаклашырга ашыкты.

- Яшь чакта әле ярый, караңгыда да атлыйсың. Олыгайгач, күзләр дә начарлангач, караңгы юлда йөрүләре кыен. Бу яктылык күңелләребезне күтәреп, яшәртеп җибәрде. Республика һәм шәһәр җитәкчеләренә зур рәхмәт! - дип, өлкәннәр исеменнән сөйләде Зәйтүнә апа.
-Отары бистәсе урамына урнаштырылган 24 яктырткыч эшнең башы гына, башка урамнар да колачланачак. Урам утлары өчен түләү алынмый, бистәләрне тышкы яктырту чыгымнары шәһәр бюджетына салынган,-диде Рөстәм Абдулхаков.

Отары халкы бу сүзне ишеткәч, тагын кул чапты.
“Казэнерго” җәмгыяте быел Казанда (бистәләрне дә кертеп) физик һәм технологик искергән 7100 яктырткычны заманча светодиод куыкларга алмаштырырга планлаштырылган.

- Бистәләр урамнары баганаларындагы кайбер утлар аерым кабызыла-сүндерелә. Челтәрләрне яңартканда мондый гамәл бетерелә, урам утлары автоматлаштырылган ысулда эшләячәк, - диде Рөстәм Абдулхаков.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading