Әбиләребезнең һәм әниләребезнең тәмле ризыклары, әтиләребезнең аякларына бастырып «үчтеки» итүләре – балачакның онытылмас истәлеге. Тагын яңа юып чыккан өй эчендәге йомшак «урман һавасын» онытырлык түгел.
Агач дивар, түшәм-идәннәр, җиһазлар, савыт-саба яхшылап юып чыгарыла. Ишегалдына алып чыгып, келәм, урын-җирләрнең тузаны кагыла. Бу эш туганнар һәм дуслар белән бергәләшеп башкарыла.
.JPG)
Өй юу туганлык һәм дуслык җепләрен дә ныгыта. Чистарып-сафланып калган өйдә яшәү дәрте арта. Хатыным Әлфия, сеңелләрем Нәфига һәм Рәмзия бергәләшеп, нигез йортны юып чыктык. Әтием Равил белән әнием Флюра: «Зур эш башкарылды», – дип сөенеп калдылар.
Автор фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар