16+

Өйдән укуның никадәр авыр икәнлеген аңладык

Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та республикадагы уку барышы белән танышты. Балалар белән аралашты.

Өйдән укуның никадәр авыр икәнлеген аңладык

Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та республикадагы уку барышы белән танышты. Балалар белән аралашты.

 

 

Бүген республикада дистанцион формада 96 урта профессиональ белем бирү оешмасы, 41 югары уку йорты һәм 1402 мәктәп укый. Күбесе уку процессы барышында авырлыклар белән очрашканын әйтә. Проблемалар, нигездә, техник характерда.

Бу да «имтихан»

Дәрес ишетелми, өй эшләре күп... Балалар, әллә ничә төрле ресурсларга теркәлеп, башкарган биремнәрне тапшыра. Мәктәпкә барып укуга җитәме соң, дип уйлап куясың мондый хәлләрне күргәч. Онлайн уку беркемгә дә ансат кына бирелми, әмма түзәргә кирәк. Президентның инстаграм сәхифәсендә дә төрле фикер калдыручылар күп. Аларны укыгач та, хәлнең бертөрле генә булмавын аңлап аласың. Әти-­әниләргә дә җиңел түгел. Бала бер үк бүлмәдә укып та, ял да итеп өлгерә алмый. Әмма вакытлыча килеп туган авырлыкны да җиңә белергә өйрәнергә кирәк. Психолог­лар әйткәнчә, бу да «имтихан». Татарстан Президенты проблемалы мәсьәләләрне профильле белгечләр хәл итүен, якын арада дистанцион эш җайга салыначагын белдерде.

–Безнең өчен дистанцион уку сис­темасының җайлы һәм нәтиҗәле булуы бик мөһим. Хәзергә барысы да шома түгел, әмма киләчәктә алынган тәҗрибә уку процессында катнашучыларның барысына да зур өстенлекләр һәм яңа мөмкинлекләр бирәчәк. Без уза торган бу юл Татарстанда онлайн-белем бирүнең тулы кыйммәтле һәм сыйфатлы сис­темасын формалаштыру өчен нигез сала, – диде ул.

Укытучыны бәяләрбез

Мәктәпкә, укытучыларга һәрвакыт тәнкыйть белән караучылар җитәрлек. Бәлки бу хәлләрдән соң педагог хезмәтен бәяләргә өйрәнербез. «Карантин бетсен дә, мәктәптә генә укытыгыз. Балалар белән өйдә шөгыльләнергә дә, укырга да мөмкин түгел. Укытучыларга баш иябез, зур рәхмәт аларга», – дигән әти-әниләрнең теләкләре дә аңлашыла.

Тоткарлыклар булмасын өчен, укыту бер түгел, әллә ничә төрле платформада оештырыла.

– Балаларга барыбер аңлатып бетереп булмау хисе кала. Һәрберсе аерым өй эшләрен ватсаптан җибәрә, кечерәкләргә әти-әни булыша. Аудио да, видео да яздырып, өй эшләрен тапшыралар. Аларны төрле мәйданчыкларда тикшереп барабыз. Бу бик күп вакытны ала. Әмма зарлана торган вакыт түгел. Аңламасалар, һәрберсе белән аерым эшлим, – ди Казан мәктәпләренең берсендә башлангыч сыйныф укытучысы. – Безне дә тикшерәләр, исемемне язмагыз, – диде ул, өстәп.

Президент белән онлайн уку барышында укучылар бу төр укуның кайчанга кадәр сузылачагын да сорашты. Рөстәм Миңнеханов, бүген республикада тотрыклы вазгыять саклана, әмма бу чикләүләр кертүгә генә бәйле, дип белдерде. Ул балаларга әле сабыр булырга һәм саклык чараларын күрергә кушты. «Хәзер иң мөһиме – сезнең сәламәтлегегез», – диде Миңнеханов.

Без әзерме?

Дистанцион укыту күп төрле факторларга бәйле булып чыкты. Техника да эшләсен, интернет та «тотсын», ул системага да тоташсын, өстәвенә укытучының аңлатуы да, дәрес барышы да аңлашылсын, тавыш ишетелеше дә тигез таралсын, шуңа өстәп, моның өчен әти-әнинең акчасы да бетмәсен. Болардан чыгып кына да безнең дистанцион мәйданчыкның камил булмавы аңлашыла. Министрлык, директорлар, укыту эшләре урынбасарлары тарафыннан контроль бар. Алар дәрес барышын да тыңлый ала, укучыларның нәрсә киеп өстәл артында утырганнарына, җавап биргәннәренә кадәр күзәтә.

– Кызымның укуын күзәтәм, төркемгә кереп бетмәүче балалар бар. Керсә дә, алар укытучы әйткәнне ачык-анык кына ишетми. Әти-әниләр ватсап төркемнәрендә ишетә алмыйбыз дип яза, – ди республиканың бер районында яшәүче Гөлнара ханым Хәсәнова.

Болай зарланучылар арасында Казан мәктәбе укучылары да бар.

Зарланудан тыш, системаны мактаучылар да бар. Бигрәк тә югары сыйныф укучылары техниканы бик яхшы белә. Үзләренең кечерәк энекәшләренә булыша. Әтнә районы, Күңгәр авылы мәктәбендә укучы Галиевлар, әнә шулай чиратлашып, энекәше белән онлайн укый. «Безгә җайлы, зарланмыйбыз. Малайлар бер-берсенә булышып эшли», – дип сөйли Райлә ханым.

Кыскартырга?

– Музыка, технология, физкультура буенча презентацияләрне карап өлгермибез. Компьютер үзебезгә дә кирәк, андый дәресләрне кыскартып, төп фәннәргә игътибар бирергә кирәк. Кайбер дәресләрдән реферат, докладлар эшләргә кушалар, балалар шулай күп язасы булганга борчыла башлый. Бик арыйлар, – дип яза әти-әниләр Президентның инстаграм сәхифәсенә.

Укыту буенча соңгы хәбәрләргә ышансак, озакламый, аерым шартлар куелганда, укырга мәктәпләргә дә кайтачакбыз. Шул ук вакытта чирекне алданрак тәмамларга да мөмкинбез.

Ә онлайн укытуга килгәндә, аның методикасы, программасы башкача булырга тиеш. Бүгенгесе гадәттән тыш шартларда электрон чараларны кулланып укыту, күбрәк мөстәкыйль өйдә эшләүгә кайтып кала. Киләчәктә онлайн программалар гамәлгә кертелсә, мәктәпкә барып та укыйсы булмаячак. Монысы инде башкача уку булачак.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading