16+

Озын гомер сере

Өлкәннәргә, карт кешеләргә ниндидер бер кызгану хисе белән карыйм мин үзем. Гомер инде узып китеп бара. Ашын ашаган, яшен яшәгән. Еллар да эзсез генә үтмәгән – чир-сырхауларны иярчен иткән. Дөресрәге, элек шулай уйлый идем. Ә менә Буа районы Вольный Стан авылында унынчы дистәне ваклап, тормышыннан канәгать булып бәхетле картлык кичереп яшәп ятучы Хөршидәбану апа Исхакова белән очрашып сөйләшкәч, өлкәннәр турындагы фикерем тамырдан үзгәрде.

Озын гомер сере

Өлкәннәргә, карт кешеләргә ниндидер бер кызгану хисе белән карыйм мин үзем. Гомер инде узып китеп бара. Ашын ашаган, яшен яшәгән. Еллар да эзсез генә үтмәгән – чир-сырхауларны иярчен иткән. Дөресрәге, элек шулай уйлый идем. Ә менә Буа районы Вольный Стан авылында унынчы дистәне ваклап, тормышыннан канәгать булып бәхетле картлык кичереп яшәп ятучы Хөршидәбану апа Исхакова белән очрашып сөйләшкәч, өлкәннәр турындагы фикерем тамырдан үзгәрде.

Июнь аен ярата да, шул ук вакытта җене дә сөйми Хөршидәбану апаның. Ярата, чөнки үзе якты дөньяга килгән ай ул. Туган көне – 1924 елның 20 июне. Яратмавы да аңлашыла, кызның чәчәк кебек чагында, 17се тулыр алдыннан Гитлер мәлгунь сугыш башлый. Быелгы июнь дә бик үзенчәлекле була Хөршидәбану апа өчен. Авылның акъәбисенә 95 яшь тула. Бу хакта белеп алып, район администрациясеннән дә киләләр. Чәчәк-бүләкләр биреп, озын гомерле булуының серен сорыйлар.

– Белмим, – ди ул, татар карчыкларына гына хас самими елмаю белән кеткелдәп. – Серен белмичә генә яшәдем мин. Аны уйлап торырга вакыт та булмады.

Дөрес әйтә Хөршидәбану апа. Чоры нинди булган бит аның. Ил өстенә төшкән авыр йөк ябык кызлар, хатыннар иңен баскан. Кырык Садак авылы кызы Хөршидәбану апа да (ул вакытта җиләк кебек кыз) илебез тарихын язарга үзеннән шактый күп өлеш керткән. Ирләр һәм атлар да сугышка киткәч (басуны бит чәчмичә калдырып булмый, илгә икмәк кирәк), кызларга җир эшкәртергә туры килә. Башта ат-сыерлар белән. Аннары тракторга да утыра батыр кыз. Окоп казырга да җибәрмәкче булалар. Аннан әнисе күз яшьләре белән елап, ялварып сорап көчкә алып кала. Берсеннән-берсе кечкенә биш баласы (Хөршидә иң өлкәне) булган солдатканың сүзен тыңлыйлар тагын. Тик Буденный районына тракторчылар курсына укырга бару шарты белән. Риза була кыз. Булмый кая барасың. Сугыш чорының кануннары катгый. Аннары үзен дә сынап карыйсы килә. Булдыра уңган кыз. Авылга диплом гына түгел, трактор да алып кайта. Юл булмагач, бик нык урап, берничә авыл аша кайтырга туры килә.

Ә бер юлы көзен Хөршидәбануның тракторы чак кына кыз өчен тәмугка әйләнми кала. Тракторга ут каба.

– Башта ни булганны аңламадым. Аннары яна торган шәлемне, пинҗәгемне салып калдырдым. Үзем янам, үзем чабам. Шунда иптәш кызым мине төртеп аударып, җирдә аунатып, өстемә туфрак сипте.

Шулай итеп, туган як туфрагы кызны үлемнән алып калган. Дөрес, шактый сызланып, сырхауханәдә ятарга туры килгән. Кул-аяклары, муены пешкән. Туган авылын да, тракторын да, басу-кырларын да бик сагынган кыз. Үзен күрергә килгән әнисенә ияреп, качып диярлек кайтып киткән. Аннары әнисе якындагы рус авылыннан алган дуңгыз мае сөртеп төзәткән ул пешкән җәрәхәтләрне.

Хөршидәбану апа бу хакта сөйләргә бик яратмый. Сызланулар турында кемнең искә аласы килсен. Аннары ачлы-туклы яшәгән чор бит: бәрәңге крахмалы, алабута кәлҗемәсе, аякта язын-көзен чабата. Ләкин ничек кенә булса да яшьлек бит ул. Хыялларга, өметкә бай, киләчәккә карап яши торган заман. Тиздән сугыш бетәр дип тә сөйлиләр. Монысы бөтен арыганлыкларны, ач торуларны оныттыра. Һәм менә ул – озак көтелгән көн килеп тә җитә. Бу җиңүдә үзенең дә өлеше барлыгын белгән тракторчы кыз барлык авылдашлары белән бергә шатлык һәм горурлык хисләре кичерә.

Кырык Садакның тракторчы кызының уңганлыгы тирә-якларга да тарала. Вольный Стан авылының шулай ук тырыш-эшчән гаиләсенең фронтовик егете Идиятулла аны димләп хатынлыкка ала. Бер аягын яу кырында калдырып кайткан протезлы егет. Әллә инде яратуы көчле була кызның, әллә инде гаилә кору теләге, риза була – 1948 елның февралендә Хөршидәбану күрше авылга килен булып төшә.

Бу урында безнең сүзебез хәзерге гаиләләр, димләү темасына кереп китте.

– Дөрес гамәл булган ул, – ди акъәби. – Начар кешене начар кешегә димләмиләр бит инде.Нәсел-нәсәбен дә караганнар. Шуңа гаиләләр дә нык, таза булган. Аерылышулар да булмаган.

Дөрес әйтә бер гасырга якын гомер иткән Хөршидәбану апа. Өлкән кешенең сүзләрендә хакыйкать ята. Хәер, ул боларны үзеннән чыгып әйтә ич. Идиятулласының ышанычлы ир, ата буласын тойган яшь хатын аяксыз дип тормый, иренә сигез бала бүләк итә. Әйе, сугыштан исән-имин кайтканнарның яуда калган иптәшләренә алмаш буын үстерәсе килгән заман ул. Һәр гаиләдә итәк тутырып бала үсә. Сөйгәненең ышанычын акларга тырыша Идиятулласы да. Яхшы үрнәк әти булып таныла.

Безнең Хөршидәбану апа белән сөйләшүне тыңлап утырган кызы Гөлфия дә әтисен яхшы яктан гына искә ала.

– Әти безнең бик тырыш, бик уңган иде. Чәчләребезне үзе иртән «бәлеш» итеп үреп, мәктәпкә озата иде. Сыңар аяклы булса да, бөтен эшне эшләде. Печән чапканын хәтта ерактан сокланып: «Пәке белән кырган кебек бит!» – дип карап тора торган булганнар. «Ачык ишеккә кеше керер», – дип, иртән үк торып, баскычларны ятып себерә иде. Әнине күрмәдек тә без – ул өч смена колхоз эшендә булды. Аны да гел мактап үрнәк итеп куялар иде.

Балаларын да эш сөючән, тырыш, тормыштан ямь табып яшәргә өйрәтә алганнар алар. Сигез баланың алтысы дошманны көендереп, дусларны сөендереп гомер итеп ята. Хөршидәбану апа бүген 11 оныкның дәү әнисе һәм 10 оныкчыкның дәү-дәү әнисе.

Кайгыларны да шактый күрергә туры килгән бу озын гомерендә, бала югалтулар ачысын да. Дүрт яшендә үк чәчәк кебек кызы Фәридәсе гүр иясе булган. Аннары инде үзе тормыш корып җибәргән, балалар атасы булган бер улын әҗәл сагалаган.

Бүген Хөршидәбану апа кадер-хөрмәттә. Үзе әйтмешли, «бәбәй урынына карыйлар». Кирәк булса, күгәрчен сөтен дә табалар әниләре өчен. Кайсы баласына гына кунакка барса да, түр башында гына утыра. Билгеле инде, ил-көнгә, бала-оныкларга дога кылып, тәүфыйк-һидаят сорап.

Төп нигезне дә туздырмаганнар Исхаковлар, авылның иң матур йорты итеп төзекләндергәннәр. Хәзер Хөршидәбану апа алтын йөгертелгән капкалардан гына чыгып йөри. Капкадан чыга да яшел хәтфә үләнгә баса. Шул иң зур бәхет бит инде кеше өчен.

– Авылда мин кермәгән йорт калмады, – ди акъәби, гомер йомгагын сүтеп, мәет юып соңгы юлга озатып йөрүен искә алып. – Һәрберсен тәхлил тартып озаттым. Ходай үзе кабул итсен.

Хәзер дә биш вакыт намазын калдырмый әле ул. «Намаз – хәрәкәт, догалар хәтерне яхшырта», – ди. Ходай каршына барасы көнен дә куркып көтмидер Хөршидәбану апа. Алла биргән гомерне кешене елатмыйча, хәләл эштә-хезмәттә, тугры хатын һәм яхшы ана булып узган ич.

Менә ике сәгатькә якын сөйләшеп утырабыз инде, мин аның авызыннан беркем турында да начар сүз ишетмәдем. «Иң яхшы ир, иң әйбәт каенана, иң шәп балалар – аныкы. Күршеләре дә Алла биргән». Шулай булмаса, кышын балаларында яшәгән әбинең өе мондый нурлы булып тормас иде. Тәрәзә төпләрендәге гөлләре дә аның кайтканын көтеп, чәчәк атып утыралар. Моның өчен күршеләренә рәхмәт әйтеп бетерә алмый ул.

Акъәбине юбилее белән котларга килгән балалары, оныклары да, администрация вәкилләре дә, саубуллашканда, 100гә кадәр яшәвен теләгәннәр. Бу хакта миңа да әйтте Хөршидәбану апа. Тик гомер озынлыгы үтелгән еллар белән генә түгел, кеше күңелендә калдырган эзләр, игелек-яхшылыклар, кылган гамәлләр белән үлчәнгәнен яхшы белә ул.

– Бирсен Ходай, яшәрмен. Гомер биргән хәтле саулыгын да бирсен иде.

Ә бүген, Аллага шөкер, берүк күз генә тимәсен.Хәтере дә сокланырлык. Газеталарны да күзлексез укый.

Озын гомер серен белми генә яшәдем дисә дә, Хөршидәбану апа белән сөйләшеп утырганда, бу серне мин төшендем шикелле. Кешеләргә гел яхшылык кына эшләргә тырышып, гел хезмәттә, эштә булып, күңелендә мәхәббәт саклаган кешеләргә Аллаһы Тәгалә тормышның ямен таба алмаган, яши белмәгәннәрнең дә гомерен өсти, күрәсең.

Казан – Вольный Стан – Казан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading