“Фестиваль Кәрим Тинчуринның исемен мәңгеләштерелүе белән дә кадерле. Икенчедән, без милли драматургия мәсьәләләрен күтәрәбез, уртага салып сөйләшәбез”, - диде К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
Фестиваль спектакльләргә генә түгел, белем бирү чараларына да бай булачак. 20 сентябрьгә кадәр бара торган бу чара кысаларында, К.Тинчурин театрының музеенда лекцияләр узачак. Түгәрәк өстәлләр, спектакльләр буенча фикер алышулар да булыр дип көтелә.
Театрның яңа баш режиссеры Туфан Имаметдинов фикеренчә, заманча драматургиядә бик күп проблемалар бар. Шуңа да эксперт буларак танылган тәнкыйтьчеләр, белгечләр чакырылган.
Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов билгеләп үткәнчә, хәзерге заманда милли театр үсеш кичерә. “Һәрбер театрның үзенчәлекле спектакльләре бар. Алар күп фестивальдә катнаша һәм үзләре дә фестивальләр оештыра. Быелгы фестиваль ковид пандемиясе шартларында оештырыла. Безнең Татарстаннан 6, читтән 6 театр катнашырга тиеш иде. Башкортстанның Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт Академия театрының “Джут” спектаклендә баш рольне башкара торган артист начар чир белән авырып киткән. Шундый ук сәбәп аркасында Мари Эльдән дә театр килә алмаячак. Шуңа Татарстан театрларына басым ясадык. Монда дәүләт театрлары гына түгел, бәйсез театрлар да катнаша”, - диде Нияз Игъламов.
Комментарийлар