16+

Пандемия сабаклары безне нигә өйрәтте?

Яңа елны каршы алганда Россия халкы ике айга якын өйдә утырачак дисәләр, кайсыбыз моңа ышаныр иде икән? Шәхсән мин — юк.

Пандемия сабаклары безне нигә өйрәтте?

Яңа елны каршы алганда Россия халкы ике айга якын өйдә утырачак дисәләр, кайсыбыз моңа ышаныр иде икән? Шәхсән мин — юк.

 

Әле үзбикләнү режимы кертелә дигән сүзләр йөргәндә дә моңа ышану авыр иде. Әмма һәр кешенең дә яшисе, сәламәт буласы килә. Шуңа да барыбыз да диярлек дәүләт җитәкчелеге тарафыннан булган фәрманны үтәргә тырыштык. 100 процент ук булмаса да, өйләрдә утырдык.
Пандемия безне күп нәрсәгә өйрәтте. Өйләрнең, фатирларның юылмаган, җыелмаган почмагы калмады. Чисталык булган җирдә авырулар да кими.

Якыннарыбыз, әти-әниләребезнең кадерен тагын да ныграк аңладык. Чөнки күпләребез алар янына бару, якыннан аралашудан мәхрүм калды. Телефоннан сөйләшү бер, ә әниең белән кара-каршы утырып чәй эчү, авылыңа кайтып мунча керү үзе генә дә ни тора!?
Мәгънәле фильмнар карарга өйрәндек. Күпләребез кулына янәдән китап алды һәм белемнәрен арттырды. Өстәмә курсларга язылып, яңа һөнәр үзләштерергә өлгерүчеләр дә булды. Мисалга, бер танышым икенче югары белем алу өчен имтиханнарга әзерләнә башлады. Юрист булам, бу заманда кануннарны белми яшәп булмый, ди.

Данир Сабировның хатыны Миләүшә, мисал өчен, инглиз һәм төрек телләрен өйрәнүне яңарткан. Бу да бик файдалы, кирәкле шөгыль. Күп тел белү – байлык, дип юкка гына әйтмиләр бит.

Яңа рецептлар, төрле кухняларның ризыкларын әзерләргә өйрәнүчеләр дә шактый булгандыр.
Спорт белән шөгыльләнергә теләп тә, моңа вакыт җиткерә алмаучыларга да менә дигән мөмкинлек туды. Җиңел атлетика, фитнес белән шөгыльләнү өчен спорт залына йөрергә дә, әллә никадәр акча түгеп, тренерлар ялларга да кирәк түгел икән. Бары диваннан торып, үз-үзеңне җиңү дә җитә.

Мәдәни чаралар яратучылар өчен дә “рәхәт” вакытлар җитте. Театр, күргәзмә заллары, музейлар замана технологияләрен кулланып, тамашачыларына яңа мөмкинлекләр тудырды. Хәзер татар театры спектакльләрен өйдән чыкмыйча, онлай гына карарга була.
Без, журналистлар да яңа ысуллар белән эшләргә өйрәндек. Заманча технологияләрне хәзер ешрак кулланабыз. Сезгә һәрдаим кызыклы мәгълүматларга бай басмабыз килеп торсын өчен бер генә көн дә  туктап тормадык. Әмма сез, укучыларыбыз белән “тере” аралашу безгә дә җитмәде, без дә сезне, командировкаларыбызны сагындык!

“Халык үзе әзерли башлады”

Токмач кисеп сату белән шөгыльләнүче, күп балалы Айгөл Галиуллина сүзләренчә, халыкның күп өлеше хәзер үзләре пешерә, күпчелек әйберне үзләре ясый башлаган. Бу Айгөлнең бизнесында да чагылыш тапкан.

- Зарланырга яратмыйм, ләкин әлегә мактанырлык әйбер юк. Безнең 4 балабыз бар, барысы да җиңел генә уза дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, бизнес зыян күрде, сатулар кимеде, гәрчә азык-төлеккә ихтыяҗ бар кебек. Хәзер күпләр барысын да үзләре эшли: үзләре тегә, үзләре бәйли, ризыкны үзләре әзерли.

Гомумән алганда, пандемиянең начар ягына өстәп, уңай яклары да бар. Без туганнар белән телефон аша күбрәк аралаша башладык, балалар белән күбрәк  вакыт уздырабыз, сәламәтлекне кадерли башладык, Рамазан аенда без күбрәк дога кылабыз, Аллаһы Тәгаләдән гадәти тормышка тиз кайтуын сорыйбыз, дөньяда тынычлык һәм иминлек телибез, һәм ул безне үзенең шәфкатеннән мәхрүм итмәсен  иде, - ди Айгөл.
Лаеш районыннан умартачы Зариповлар пандемия чорында күпләп бал икмәге (перга) саткан.

- Үзбикләнү режимы безнең өчен әллә ни сизелмәде. Үз эшебезне дәвам иттек. Айдан артык Казанга бармадык. Барсак, бөтен кеше урамда, битлек киюче дә күренми... Башлангыч чорда бал икмәге (перга) һәм прополис алучылар күп булды, - ди алар.

“Күбрәк юынабыз”

Җырчы һәм алып баручы Мөнир Рахмаев фикеренчә, хәзер кешеләр сәламәтлекләренә һәм чисталыкка күбрәк игътибар бирә башлады. Шул исәптән, үзләре дә.

– Пандемиянең зыяны гына түгел, бераз файдасы да булды. Җыелган бөтен эшләремне башкардым, әти-әниемә булыштым. Элек тә чисталыкка зур игътибар бирә идем, хәзер инде кулларны тагын да ешрак юа башладык. Битлекләргә килгәндә, әле бернинди инфекция дә булмаганда, Казандагы туристларның битлек киеп йөрүләрен күргәли идем. Хәзер инде ул безнең киенү рәвешебезнең бер өлешенә әйләнер. Моның бернинди начарлыгын да күрмим. Кешеләр хәзер сәламәтлекләренә тагын да зуррак игътабар бирер дип уйлыйм, - диде Мөнир һәм пандемиянең тизрәк бетеп, кешеләр яхшырак яши башласын, икътисади кыенлыклар бетсен дигән теләкләрен дә җиткерде.

“Хыялым тормышка ашты”

Пандемиягә кадәр ресторанда администратор булып эшләгән Алисә Җәләлова үзбикләнү режимы чорында күптәнге хыялын тормышка ашырган.

- Инде 3-4 ел чамасы элек рәсемнәр ясарга хыяллана идем. Башта университетта уку белән вакыт табып булмады. Укуның соңгы елында эшкә урнаштым. Эшем җаваплы, күп көч һәм вакыт таләп итә торган. Шуңа да кайбер көннәрне кайтып чәй эчәргә дә хәл калмый, арыта иде. Бу бер ай минем өчен чып-чын ял булды. Бер атна өйдә торганнан соң, рәсем ясау курсларына язылдым. Оста белән күзгә-күз карап эшләве җиңелрәк тә, күпкә аңлаешлырак та, билгеле. Әмма миңа онлайн рәсем дәресләре биргән укытучыдан да канәгать калдым. Ул мине рәсем ясауның бик күп серләренә төшендерде, -ди Алисә.

“Тутарка” җыры белән танылган Альбина Кармышева сүзләренчә, ул үзчикләү режимында бөтенләй дә ял итмәгән, диярлек.
- Өйдән берничә онлай концерт бирдем. Яңа җыр яздырдым, тагын бер яңа җырга заказ бирдем, аранжировка ясаттып. Күптән түгел генә Айгөл Бариева белән “Әйдә, өйгә!” проектында катнашып, чыгыш ясадык. Мин ул үзбикләнүләр вакытының узганын сизмәдем дә. Өстәвенә төп эшем буенча дәресләр бирүне дәвам иттем.

Миңа калса, һәр кешенең хоббие булырга тиеш. Иҗат белән бәйле булмаган кешеләр өчен бу иҗади яктан үсеш өчен мөмкинлектер, дип саныйм. Берәр музыка коралында уйнарга өйрәнергә, китаплар укырга, үзеңнең уйларыңны тәртипкә китерер өчен менә дигән вакыт булды бу, - ди Альбина.

Белгечләр киңәше

12 майдан үзбикләнү режимы акрынлап бетерелә. Әмма... Сәламәтлек саклау министрлыгы бу уңайдан урамга чыгып “йөгерергә” киңәш итми. Һәр нәрсәдә чама белергә кирәк, ди табиблар.

Беренчедән, моңа кадәр өйдә торып, 12 майда урамда күпләп йөри башласагыз, коронавирус йоктыру очраклары бермә-бер артачак.
Икенчедән, озак вакыт өйдә бикләнеп ятып, кешеләр белән аралаша башлаганнан соң, кешедә стресс  булуы ихтимал. Кеше үзендә бик күп көч, энергия бар дип санап, үз мөмкинлекләрен бәяләмәскә мөмкин. Шуңа да табиблар физик күнүгүләр белән шөгыльләнергә, үзбикләнү вакытында спортны үз иткәннәргә бу эшне туктатмаска киңәш итә.

Иң мөһиме –виртуаль дөньядан чынбарлыкка күчү. Бер генә гаджет та кеше белән аралашуны алмаштыра алмаячак. Кеше коллективка кайтып, гадәти режимда эшли башлаганнан соң чын эмоцияләр, хис-кичерешләр белән очрашачагын, башкаларда да шундый ук хисләр булырга мөмкинлегенә әзер булырга тиеш, ди белгечләр.

Теләсә нинди кризистан чыгу – кешенең ул шартларда нәрсәгә өйрәнүенә, үзе өчен нинди нәтиҗәләр ясавына һәм алга таба киләчәккә елмаеп карау сәләтенә бәйле, - дип нәтиҗә ясый Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре.

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading