16+

Парк кирәк, хастаханә кирәкми? Казансу яры буе турында бәхәсләр

Казанның Яңа Савин районында Гаврилов урамы тирәсендә Казансу буенда “Савиновский” паркы төзү ниятләнелә. Архитекторлар Казансу буен төзекләндерү планнарын 113 нче мәктәптәге очрашуда халык хөкеменә чыгарды. Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова әйткәнчә, паркны проектлау эшләре 2023 елда башланачак.

Парк кирәк, хастаханә кирәкми? Казансу яры буе турында бәхәсләр

Казанның Яңа Савин районында Гаврилов урамы тирәсендә Казансу буенда “Савиновский” паркы төзү ниятләнелә. Архитекторлар Казансу буен төзекләндерү планнарын 113 нче мәктәптәге очрашуда халык хөкеменә чыгарды. Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова әйткәнчә, паркны проектлау эшләре 2023 елда башланачак.

- Эшче төркем оештырыла. Анда экологлар, культурологлар, актив казанлылар катнаша. “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы һәм “Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек мохитен үстерү” программасы кысаларында парклар төзелешләренең барысын да җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында хәл итәбез. Гаврилов урамы янындагы Казансу зонасын шәһәр җитәкчелеге теләктәшлегендә һәм казанлылар тырышлыгында аеруча саклаулы табигать территориясе итеп билгеләүгә ирешелде, - диде Дарья Толовенкова.

Саклаулы зонага 68 гектар керә, ә парк сыйфатында проектлана торган җирлек Казансу ярларының 78 гектар мәйданын били.
“Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты” фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина таныштырганча, Гаврилов урамындагы булачак “Савиновский” паркы Казансу елгасын үстерү стратегиясенә керә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда әлеге стратегияне хуплаган.

- Стратегия кысаларында быел Зәңгәр күлләрне төзекләндерү һәм яр буйларын ныгыту каралган. Проект нәтиҗәләрен көзгә таба күрербез. Проектлаштыруда, тикшерүләрдә һәм семинарларда җәмәгатьчелек катнаштырыла. Казансуның беренче чыганагы - Зәңгәр күлләрдән башлап, һәм Иделгә кадәрге аралыгында гамәлгә ашырылачак эшләр - тере һәм дәвамлы чара, ул күп еллар буена барачак, - диде Наилә Зиннәтуллина.

Халык тәкъдиме: йортлар һәм хастаханә булмасын
Казансу буенда парк төзелү хәбәре җәмәгатьчелек вәкилләрендә яклау тапты, ләкин каршылыклы фикерләр дә яңгырады. Кайберәүләр Казансуның Гаврилов урамы тирәсендәге яр буйларында “ЮИТ-Санкт-Петербург” акционерлык җәмгыяте тарафыннан “Толони” торак комплексы төзелешен гамәләгә ашыруга кискен каршы. Болай да кечкенә яшел зонаны торак комплекс басып алачак, дип борчыла яңа савинлылар.
- Торак комплекс булгач, парк төзелгәч, аның җәяүлеләр юл кичүе дә кирәк. Гаврилов урамында юл һәлакәтләре чыккалап тора, - ди Альберт Якупов.
Архитекторлар ышандырганча, юллар мәсьәләсе исәпкә алыначак.

Екатерина Монахова Казансу буенда балалар өчен сырхауаханә төзүгә кискен ризасызлыгын белдерде.
- Мин балаларга каршы түгел, тик ни өчен бинаны яшел зонада төзергә җыеналар, башка урында төзесеннәр, - ди Екатерина Монахова. 

Дарья Толовенкова: ”Хәзер авыру балаларны РКБ га кадәр еракка алып барырга туры килә. Районда балалар сырхауханәсе якында гына була”, - дип җавап бирде.

Казан мэры Илсур Метшин узган ел Казансу буенда территорияне караганда журналистларга: ”Казансу буенда балалар сырхауханәсе төзү яхшы идея, табигать үзе үк дәвалауда булышачак”, - дигән иде.

Район башлыгы сүзе
Ксения Ястребова Казансу буйларының пычраклыгыннан зарланды.
- Яр буенда көн саен этемне йөртәм. Яшеллеккә эчкәрәк керсәң, бик пычрак, - ди Ксения Ястребова.
- Казансу ярларында чистарту үткәрелде, ләкин, берничә көннән яшеллектә кабат чүпләр барлыкка китерелә. Моңа үзебез үк гаепле. Горки-Әмәт урман паркы әнә ничек чиста-матур хәзер, чөнки анда җирлеккә хуҗа бар, карап торучылар бар. Гаврилов урамы буенда парк төзелгәч, Казансу буйларына да хуҗа һәм күзәтчелек булачак, - дип җавап бирде Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов.

Экология активистлары 18 июньдә 11.00 сәгатьтә Казансуның Гаврилов урамы тирәсендә яр буйларын чистарту өмәсе үткәрергә планлаштырган. Өмәдә теләге булган һәр кеше катнаша ала.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading