«Күршең үзеңнән яхшырак булсын, дип белми әйтмәгәннәрдер инде. Якын күршеләребез, кар эреп бетәргә өлгергәнче, утырткан агачларыбызны машинага төяп алып киттеләр. Берни эшли алмый калдык, ял көне иде.
Социаль ипотека программасы белән төзелгән бу йортта инде 11нче ел яшим. Шөкер, йортыма сөенәм. Тик яшәүчеләрнең яртысы – вакытлыча фатирда торучылар. Күбесе, үзенеке булмагач, йортны сакламый, билгеле. Тәмәке төпчекләрен тәрәзәдән генә ташлыйлар. Кайберәүләр, фатирлары өчен ипотека кредитын түләп, фатирларын сатып күченделәр. Без, аз керемле пенсионерлар, яшәвебезне дәвам итәбез.
Иң зур проблема – машина кую урыннары булмау. Агачларны да парковка урыны булсын өчен кисәләрдер, мөгаен. Идарәче компаниядә, экопарковка ясыйлар, дип сөйләшәләр иде. Дөресме икән бу? Парковка булдыру өчен нишләргә була икән?»
Наилә апагыз, Казан, Магистраль урамы, 16 а йортында яшәүче.
Бу мәсьәлә буенча без, беренче чиратта, әлеге йортка хезмәт күрсәтүче «Жилище и комфорт» идарәче компаниясенә мөрәҗәгать иттек. Анда аңлатуларынча, йорт ишегалдында чынлап та машина кую урыннары юк. Ул төзелеш вакытында да каралмаган булган, чөнки йортның территориясе кечкенә. Ә менә парковка өчен агач кисү турында идарәче компаниядә беренче тапкыр ишетә булып чыктылар. Хәтта без, бу хакта хәбәр ителгәннән соң, йорт ишегалдына барып, агачларны тикшереп тә чыктык, диделәр. Әмма яңа киселгән агачлар күрмәгәннәр, идарәче компаниягә шикаять белән мөрәҗәгать итүче дә булмаган.
– Агачны кискән өчен административ җаваплылык каралган, бу законны бозу булып санала, штрафлар зур. Моңа кемнең кулы барсын икән? Әгәр, чынлап та, рөхсәтсез агач кисүчене күрсәгез, участок полициясенә хәбәр итәргә кирәк. Рөхсәт белән агач кисү очраклары да була. Монда да рөхсәтне идарәче компания генә түгел, Казанның шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы да бирергә тиеш, – диделәр «Жилище и комфорт» идарәче компаниясендә.
Яңа төзеләчәк парковкага килгәндә, Магистраль урамы, 16 а йорты ишегалдында аны төзү планда юк. Ә менә берничә адымда гына урнашкан «Березка» кибете янында яңа парковка барлыкка килер дип көтелә.
Казан мэриясеннән алынган мәгълүматлар буенча, ишегалларында парковкалар булдыру Россиянең торак кодексы нигезендә башкарыла. Йортның гомуми милке, ишегаллары территориясен карап тоту исә йорт милекчеләре җаваплылыгында. Димәк, ишегалдында парковка урыннарын киңәйтү, зурайту урыннарын да алар хәл итә.
Кагыйдә буенча, иң беренче чиратта йорт территориясенең чикләрен белергә кирәк. Моның өчен ызанлау уздырылган, җирләр өлешчеләр милке итеп рәсмиләштерелгән, документлар кадастр исәбенә теркәлгән булырга тиеш.
Аннары парковка булдыру урынын тикшерергә кирәк булачак. Җир кишәрлегенең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе, башка кагыйдәләр үтәлүе мөһим.
Техник чараларны уңышлы узганнан соң, торак милекчеләре катнашында җыелыш уздыру сорала. Милекчеләр, машина кую урыннары турында карар кабул итүдән тыш, финанс мәсьәләсен хәл итәргә, әлеге парковка өчен җаваплы затны билгеләргә дә тиеш булачаклар. Гадәттә, паркинг проектын эшләү әлеге эш буенча махсуслашкан оешмага йөкләнә. Бу оешма белән килешү төзеләчәк.
Автомобильләр кую урынының проекты парковка мәйданчыгының планын үз эченә ала. Җир кишәрлегендә юл хәрәкәте схемасы Россиянең юл йөрү кагыйдәләренә нигезләнергә тиеш. Йорт каршындагы җир кишәрлеген төзекләндерү планы да сорала.
Парковкаларның торак йортлардан күпме ераклыкта булулары СанПиН (2.2.1/2.1.1.1200-03) буенча билгеләнгән. Проект ЮХИДИ идарәсе, Казан башкарма комитетының архитектура һәм шәһәрне төзекләндерү идарәсе белән дә килештереп эшләнә.
Тиешле этаплар үтелгәннән соң, әзер проект һәм гариза белән Казанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына мөрәҗәгать итәсең. Әлеге гаризага җир кишәрлегенә ия булу хокукы турындагы документлар, күп фатирлы йортта милекчеләр катнашында узган җыелыш беркетмәсе, йортның мәйданнары составы турында кадастр белешмәсе өстәп бирелә.
Комментарийлар