16+

Парламент быелның соңгы утырышын уздырды

Ел азагында бар да нәтиҗәләр ясый, үткәндәге эшләрен барлый. Шулай ук киләчәккә планнар кору өчен дә Яңа елның соңгы атнасы – менә дигән чор. Бигрәк тә бу акча мәсьәләләренә кагылганда.

Парламент быелның соңгы утырышын уздырды

Ел азагында бар да нәтиҗәләр ясый, үткәндәге эшләрен барлый. Шулай ук киләчәккә планнар кору өчен дә Яңа елның соңгы атнасы – менә дигән чор. Бигрәк тә бу акча мәсьәләләренә кагылганда.

Казна арта

Татарстан Дәүләт Советының соңгы утырышында күтәрелгән төп темаларның берсе ул, әлбәттә, киләсе ел бюджеты булды. Чөнки бу – республикада һәр кешегә кагыла торган мәсьәлә.
Нәтиҗә дигәннән, республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, быелның 11 аенда республика казнасының керем өлеше өстәмә 5 858,9 млн сумга арткан. Бюджет энергетикада, төзелештә, сәүдәдә һәм финанс өлкәсендә эшләүчеләрнең салым түләве нисбәтенә күбәйгән.

Сүз уңаеннан, быел республикада һөнәри салым системасы гамәлгә керде. Шул нисбәттән, казна, һөнәри салым хисабына, алдан фаразланган суммадан да 25 млн сумга артуы күзәтелә.
Әлеге кертемнәр юлларны тәртипкә китерүгә (678,4 млн сум), кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә (279,7 млн сум), аерым гражданнар категориясенең коммуналь хезмәтләрен түләүгә (263,8 млн сум), агросәнәгать комплексында кредитларның процентын түләүгә (650 млн сум), аерым категория гражданнарга ярдәм итүгә (185,1 млн сум) һәм башка юнәлешләргә тотылачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: акчаның күп өлеше 2019 елда сайлау алды кампаниясе вакытында кабул ителгән наказларны тормышка ашыруга тотыла.

Күрсәтелгән тәкъдимнәр буенча, 2019 елга Татарстан Респуб­ликасы бюджетының гомуми күләме керемнәр буенча – 281 749,6 млн сум, чыгымнар буенча 285 357,8 млн сум итеп фаразланды. Кытлык исә 15 759,5 млн сумга кими һәм 3608,2 млн сум тәшкил итәчәк.

Митинглар

Татарстан Республикасының митинглар турындагы кануны нигезендә, прокуратура, илчелекләр, белем бирү, сәламәтлек һәм мәдәни учреждениеләр, шулай ук дәүләт хакимияте органнары урнашкан биналардан 50 метр ераклыкта гына чаралар уздыру рөхсәт ителә. Акцияләрне шулай ук аэропортлардан һәм тимер юллардан, автобус һәм елга вокзалларыннан – 200, ә хәрби объект­лардан 500 метр ераклыкта уздыру тыела.

Татарстан Министрлар Кабинеты әлеге канунга үзгәрешләр кертеп, тыелган урыннар исемлегеннән дәүләт органнары янында уздырырга ярамый дигән төшенчәне алып атарга тели. Әмма шуңа да карамастан, канунны кырыслата торган яңа пунктлар да өстәлә. Мисалга, үзгәрешләр кабул ителгән очракта, халык күпләп була торган урыннар янында, метрополитен объектлары, транспорт тукталышлары янында митинглар үткәрү канунсыз дип саналачак. Бу – террорлык актларын булдырмас өчен кертелгән үзгәрешләр, дип аңлатыла документта.
Моннан тыш, республика хакимияте физик сәламәтләндерү һәм спорт оешмалары, социаль хезмәт күрсәтү, балаларның һәм үсмерләрнең ял итү урыннарында да җыеннар уздыруга да каршы.
Канун проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка имзалауга тапшырылды.

Снюслар контрольгә алына

Парламентның соңгы ике утырышында иң күп фикерләр яңгыраган темаларның, төгәлрәге, канун проектларының берсе ул – снюсларны сатуны тыю. Дөрес, әлеге зыянлы әйберне бары балигъ булмаганнарга сатуны гына тыярга ниятлиләр. Чөнки Россиядә андый канун әлегә юк.
– Махсус канун юк. Моңа бәйле рәвештә, республика дәрәҗәсендә җайга салу кирәк. Без бөтенләй сатуны тыймыйбыз, балигъ булмаганнар өчен генә чикләүне телибез, – ди Светлана Захарова.
Канун проекты буенча фикер алышуда парламентта вәкилләре булмаган сәяси партияләр дә катнашты.

– Без яшьләр белән эшләргә, табаксыз никотинлы матдә куллануның начар булуын аңлатырга, полиция белән эшләргә әзер, – ди «Россия коммунистлары коммунистлар партиясе» вәкиле Василий Новиков.
Яңгыраган фикерләрне истә тотып, Татарстан Парламенты Дәүләт Думасына мөрәҗәгать юлларга ниятли.


Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading