16+

"Парта астына иелеп калу улымның гомерен саклаган"

175нче мәктәптә булган фаҗигада 8 кеше һәлак булды, 21 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Зыян күрүчеләр арасында Татарстанның атказанган артисты Алсу Сөнгатуллинаның (“Фәридә-Алсу” дуэты) улы Ислам да бар.

"Парта астына иелеп калу улымның гомерен саклаган"

175нче мәктәптә булган фаҗигада 8 кеше һәлак булды, 21 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Зыян күрүчеләр арасында Татарстанның атказанган артисты Алсу Сөнгатуллинаның (“Фәридә-Алсу” дуэты) улы Ислам да бар.

Алсу сөйләвенчә, җинаять кылган егет 8нче сыйныфта укучы балаларга аткан. Атыш булган мизгелдә балалар мәктәпнең өченче катында дәрестә утырган. Ислам арткы партада булган, парта астына иелеп калу аның гомерен саклап калган. “Хәзерге вакытта улым хастаханәдә. Аркасына кыйпылчыклар кергән. Улым үз аңында, сөйләшә, Аллаһка шөкер. Аллам сакласын мондый афәтләрдән. Хастаханәдәге ата-аналарны күреп йөрәк әрни, күбесе аңын җуярлык дәрәҗәдә”, - ди Алсу.

Яраланучылар арасында мәктәп укытучысы да бар. “Диләрә белән без курсташлар. Фаҗига турындагы хәбәрне ишеткәч, иң элек зыян күрүчеләр исемлеген карадык. Анда Диләрәгә 50 яшь дип язганнар, аңа 50 яшь түгел. Шуңа күрә ул түгелдер дип өметләндек. Әмма хастаханәгә шалтыраткач, Диләрәбезнең операция өстәлендә булуын хәбәр иттеләр. Аның җилкә сөяге яраланган. Исән-сау терелеп чыга күрсен”, - диде безгә Айсылу.

175нче мәктәптә “Гаилә” мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның да балалары укыган. Кечкенәсе - 3нче, олысы – 8нче сыйныфта белем алган. 9 яшьлек баланың хәле авыр дип бәяләнә. Аның күкрәк читлеге зарарланган. Балага операция ясаганнар.

Барлык ата-аналарга түземлек, сабырлык телибез. Һәлак булучыларның әти-әниләренең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыннары оҗмахта булсын...
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading