16+

Паспорты да, ковидтан прививка ясатуына справкасы да бар, яки бомжлар кайдан барлыкка килә?

2017 елның җылы көзе иде. Маяковский урамы буенча ашыкмый гына йөрүем. Шулчак ике катлы иске йортка күзем төште. Таушалган, күп кенә тәрәзәләре инде ватылган, ишегенә “Керү катгый тыела” дип язылып куйган...

Паспорты да, ковидтан прививка ясатуына справкасы да бар, яки бомжлар кайдан барлыкка килә?

2017 елның җылы көзе иде. Маяковский урамы буенча ашыкмый гына йөрүем. Шулчак ике катлы иске йортка күзем төште. Таушалган, күп кенә тәрәзәләре инде ватылган, ишегенә “Керү катгый тыела” дип язылып куйган...

Минем эзләнүләремнең, иске, ташландык биналар белән танышуымның әле башланып килә торган вакыты. Үзем куркам, үзем ишеккә якынрак киләм. Шул вакыт борынга әллә нинди сасы исләр килеп керде. Ишекне үземә таба тартып җибәрдем, ул бирешмәде. Катырак тартуым булды, шыгырдап ачылып та китте. Эчкә үттем... Икенче катка кыйшайган агач баскыч менә. Мин хискә бирелеп торган арада, сул яктан бер абзый килеп чыкты. Бер-беребезне бик нык куркыттык. Ул минем кем булуым, монда нишләп йөрүем белән кызыксынды. Барын да аңлаткач, сөйләшеп киттек. 

Баксаң, бу ир шушы ташландык йортта инде биш ел “яши” булып чыкты. Улы да бар икән. Чит кешеләр бәреп кермәсен өчен эт тә асрыйлар. Алар башка шәһәрдән күчеп килгәннәр, урам себереп көн күрәләр.

Озак кына сөйләшкәннән соң, икенче катка менеп киттем. Мондагы сасылыкка чыдарлык түгел. Һәр “бүлмә” саен чүп-чар өелгән, өстәлдә ашау калдыклары, тәмәке исе килә... Берзаман арттан да, алдан да каяндыр тагын бомжлар килеп чыкты. Куркып калдым. Һөҗүм итсәләр, мине монда беркем дә тапмаячак бит. Кая киткәнемне дә әйтмәдем, ичмасам... Шуннан үзем беренче булып сүз башладым. Тормыш, теге-бу турында сөйләштек. Шөкер, бераздан алар “бүлмә”ләренә таралыштылар. Мин дә тирзәк чыгып тайдым...

Шушы хәлдән соң электрошокер һәм ачы газ баллоны алдым, зур булмаган пистолет макетын да йөртәм. 

Кызганыч, әмма Казан шәһәрендә бомжлар шактый әле. Һәрбер ташланган йорт алар белән тулы. Араларында төрлеләре бар: кайсылары тормыш төбенә тәгәрәгән, күбесе – эчкече, ә кайберләре шушы шакшылык арасында да кешелек йөзен югалтмаган. Хатын-кызлар да бик еш очрый. Кызганыч, әмма араларында гүзәл затлар да шактый шул. Шул ук Коротченко 26 урамындагы Соболевның кунакханәсе бинасында ел буе унбишләп бомж яши. Аларга монда яшәү бик кулай: якын да гына тимер юл вокзалы, колхоз базары.

Шушы бинада йөргәндә бер ир-ат белән таныштым. Ул монда күптән яши икән. Туксанынчы еллар башында Буа районыннан гаиләсен, йортын калдырып Казанга чыгып киткән. Шул еллардан бирле ташландык йортларга яши, дүрт тапкыр төрмәдә утырган. Үзенең паспорты да, ковидтан прививка ясатуына справкасы да бар. Эчкече... Миннән аракыга акча сорады. Бирмәдем билгеле. Һаман “теге кирәк, бу кирәк” дип яшәүдән туеп, качып киткән бу кеше. Кире кайтмаячагын белдерде, аңа шушындый тормыш бик ошый, ул беркемгә берни тиеш түгел. Чыгып сорана да, хәмер алып эчә. Чүплектәге срогы чыккан консервалар, колбаса һәм башка әйберләр белән туклана.

Кызганыч, полиция хезмәткәрләре дә, шәһәр хакимияте дә бу кешеләр белән берни эшли алмый. Бомжлар бинага чүп-чар ташыйлар, ашарга пешерергә, җылынырга учак ягалар, тәмәке белән йокыга китәләр. Еш кына янгын чыга. Инде болай да ташландык биналар тагын да начарая, бозыла, таушала...

АлГәрәй

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading