Шәһри Казан

Печәнне хәзергә калдырасы булган... Халык синоптигыннан җәй, көз һәм кышка фаразлар

Адәм баласына эссе дә ярамый, суык та дигәндәй. Июньнең салкын көннәрен онытып та өлгердек, июль кыздыра. Чыдар әмәл калмаса да, түзми хәл дә юк. Бактың исә, бу эсселекнең файдасы да күп икән. Балтач районы Янгул авылында яшәүче “халык синоптигы” Әмир абый Шәрәфиев тә: “Эссегә түзми хәл юк, печән өсте бит”, – дип кенә җаваплады.

Аның белән әлеге дә баягы эссе көннәр турында сөйләштек. Рәхәт кеше ул Әмир абый! Белгәнен түкми-чәчми сезнең белән дә уртаклаша.
– Июльдә шундый эссе көннәр күп булырмы, Әмир абый? Озакка барырмы бу эссе?
– Җәйге челлә ике атна иртәрәк башланды. Башка елны Питраудан соң бер атна үткәч башлана иде, быел әллә нәрсә булды. Җәй дә, яз да иртә килде. Бөтен билгеләре шушы җәйге челләгә туры килә. Сабан ашлыкларын өлгертә торган челлә бу! Моның шул ягы әйбәт: сабан культураларына яхшы. Башак тутыра торган эссе бу. Ашлык тыгыз авыр булып тула. Мондый эссе бер атна булырга тиеш. Менә шул эсседә сабан ашлыгы өлгереп кала. 

– Июльне дә, августны да яңгырсыз була диләр...
– Августта көннәр корырак булыр инде. Июльдә алай булмас ул. Моңарчы һава торышы бик әйбәт торды. Бәрәңгегә дә бик килеште, кирәк вакытта яңгыры булды. Бәрәңге былтырга караганда азрак булыр. Узган ел бәрәңгенең уңышы мул булды. Ә менә быел азрак шикелле. Әмма бәрәңгегә кирәкле яңгырлар яуды. 

– Яшелчә, җиләк-җимешләргә баштарак салкын булды кебек?
– Июнь аеның соңгы ункөнлеге төнлә бик суык булды. Көндез дә 20 градустан күтәрелмәде. Помидорлар да төшмичә азаплады, кыяр да үсеп китә алмады. Шушы соңга калуны әлеге эсселәр куып тота. Яңгырлар кабат-кабат килеп яуды. Мин дә күзәтәм, Түбән очтагы кешеләр дә, үзебезнең тирәдәгеләр дә әйтә, помидорларда фитофтора бар диләр. Ул артык дымлылыктан була. Моңарчы дымлы булды бит, июльдә яңгыры да, җылысы да булыр әле, ай әйбәт килер. Август, әйткәнемчә, корырак булыр.

Реклама

– Кышка карап җәй килә дип көтәбез. Җәй кышка карап килгән шикелле түгел. 
– Бу, киресенчә, алдагы кышның Раштуа суыкларына туры килә. Элеккечә Раштуа суыклары кайтырга мөмкин. Эссе 6 июльдән башланды. Дүртенче көн бара, шулай туры килә ул. Хәзер җәйгә карап кыш килүе бар. Алай булса, бик әйбәт булачак. Былтыр кышны хәтерләсәгез кыш булмады да. Суык 27 градустан артмады. Декабрь-гыйнварда әз генә суык торды, февральдә бөтенләй 25 кенә булды.

– Кышка карасаң, җәй булмас кебек иде...
– Июнь шулай булды. Декабрь – җылы, июнь салкын килде. Икенче яртысы бигрәк суык булды. 3 градуска кадәр төште температура. 4-5 градуста яшелчә культуралары үсә алмый. Помидор-кыяр җылыны ярата. 

– Сентябрь ничек булыр икән?
– Сентябрь начар булырга тиеш түгел. Мин аны шуннан әйтәм: безнең яз – җәйгә, җәй көзгә керә. Кыш быел бик сизелмәде, суытып торса да, мартта җылы булды. Апрельдә 13-14 градус суык булып уҗым культураларына зыян салды. Хәтерләсәгез, былтыр, арышлар начар булды бит. Быел алай сизелмәде ул.

– Әмир абый, печән әзерләдегезме?
– Әзерләдем, кырга да бардык, үземнең дә печән җирләре бар. Печән дә күп. Әмма зур җирдәге печәнне җыеп ала алмыйча азапландык. Башта чәчәк атуын көттем. Чәчәк атса, печән тизрәк кибә. Печән аткач, әйләндереп кенә куябыз, чиләкләп ява. Хәзергә калдырасы булган аны. Бу көннәр бигрәк эссе. Бүген 33 градус булды бездә. Бабайлар моны челлә дип йөрткәннәр. Чын челлә бу!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: