Шәһри Казан

Пенсия фонды хаклымы?

Пенсиягә чыгарга вакыт җитте. Аны рәсмиләштерү өчен кыз чагымдагы фамилиямне раслаучы документ сорыйлар. Ирем белән аерылышкан вакытта кире үз фамилиямә кайттым. Хезмәт кенәгәм кыз фамилиямә теркәлгән. Бу очракта миңа нишләргә? Пенсия фонды, гомумән, андый әйберләр сорарга хаклымы?  Фәймә Мөхәммәтҗанова, Казан. 

Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе:

Реклама

– Хезмәт кенәгәгез кыз чагыгыздагы фамилиягә теркәлгән булса да, эшкә сез ирегезнең фамилиясе белән урнашырга мөмкин. Хезмәт хакы да ул чактагы фамилиягез буенча күчерелә. Шуңа күрә Пенсия фондының әлеге документны сорарга тулы хакы бар. Кыз чагыгыздагы фамилиягезне раслау өчен, никахыгызны теркәгән ЗАГС идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

 

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 12 март 2019 - 12:17
    Без имени
    Мин Салихова Зилина 1965 елгы ,минем беренче кызым туып 6 айдан сон вафат булды хэзер 2 балам бар мин куп балалы ана булып 55 яшьтэн пенсиягэ чыга аламмы икэн