16+

Петр Зайцев: «Тал бишектә йокы тәмлерәк була»

Иске Зәйгә баргач, мәдәният йортында Петр Зайцев белән таныштык. Ул 30 елдан артык кәрҗиннәр, гөл савытлары, бишекләр үрә. 67 яшендә булса да, егетләр кебек әле. Эшендә куллана торган төп материал – елга буенда үсә торган тал ботаклары.

– Кәрҗин үрергә бабаемнан өйрәндем. Монда иң мөһиме – сабырлык һәм агачны дөрес сайлау, тиешенчә бөгү. Чикләвек агачыннан кәрҗин үрүчеләр дә бар, мин талны сайлыйм. Ул сынмый, яхшы бөгелә, – ди Петр абзый.

Кул эшләренә бизәк, төс кертер өчен, ул талның кайберләрен кабыгыннан чистарта. Эшләнмәләрен үреп бетергәннән соң, өч атна тирәсе киптерә.
– Үрелгән гөл савытларын күбесенчә розалар өчен файдаланалар. Чөнки мондый чүлмәкләр үсентеләр өчен файдалы, анда һава йөри, чәчәкләр иркенләп үсә. Тал бишекләр инде онытылган кебек тоелса да, бүген дә сораучылар бар. Талдан үрелгән бишектә йокы тәмлерәк була, сабый да уянмыйча, рәхәтләнеп йоклый, – ди Петр Зайцев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading