Шәһри Казан

Пилмәнне коми-пермяклар уйлап тапкан

Ни өчен алар урман иясенә кәнфит алып бара? Каен тузына нинди үтенеч язалар? Өйдә балта асып кую нигә кирәк?

Җәмәгать эшлеклесе, Пермь краеның “Увтыр” (“Ыруг”) мәдәни мирасны саклау һәм үстерү үзәге” коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Вера Мехоношина безне коми-пермякларның гореф-гадәтләре белән таныштырды.
Әңгәмәдәшем тукымага бизәкләр төшерү һәм милли киемнәр тегү остасы да. Коми-пермяк культурасын, дизайн һәм музыкасын заманчалаштыруга бәйле күптөрле этномәдәни проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә. Халыкның үткәне турында хәтере исән икән, димәк, аның киләчәге бар, ди ул. 
Вера Мехоношина сөйләвенчә, коми-пермяклар табигатькә якын халык. Һәр язны алар кыр наратбашының (хвощ полевой) яшь ботакларын җыеп калырга тырыша икән. 

– Шәһәрдә яшәүчеләр дә миллилеген югалтмаган бердәнбер Кудымкарга кайтып, кыр наратбашын җыярга чыга. Аны икенче икмәк дип тә әйтергә була. Аңардан ботка, пәрәмәчләр пешергәннәр, хәзер исә крем-аш, кулиг (камыр ашы) әзерлиләр. Җәен җиләккә, гөмбәгә йөрибез. Урмансыз, табигатьсез коми-пермяк ул коми-пермяк түгел. Борынгыдан сакланып калган йола буенча, җиләккә, гөмбәгә баргач, урман иясенә кәнфит яки ипи кисәге калдырабыз да аңардан үзенең нигъмәтләре белән бүлешүне сорыйбыз. Авылда берәүнең сыеры йә башка йорт хайваны югалса, кабала йоласын башкарганнар. Ул урман иясенә үтенеч язудан гыйбарәт. Үтенечне каен тузына көзге ярдәмендә генә укып була торган рәвештә язганнар да ипи белән бергә алып барганнар. Гадәт буенча, бу йоладан соң югалган сыер табылган. 

Тагын бер йола – әгәр дә кеше авырып китсә, түшәмгә балта асып куеп, авыруны, йә булмаса бозыкны кемнең юллавын сораганнар. Балта маятник принцибы белән эшли, мөгаен. Хәзер күп кенә эзотериклар да маятник куллана. Элек исә әбиләребез авыру белән бәйле сорауларны асып куелган балтадан сораган.
Әбиемнең сөйләве буенча, төнге сәгать уникедән соң мунчага барырга ярамый. Югыйсә мунча иясе, имештер, бер ирне башы белән мичкә тыгып куйган. Кечкенә баланы урларга яки ниндидер бер сәламәт булмаган балага алыштырырга мөмкин дигән ышану яши. Иптәш кызыма танышы төнлә мунчага баруын һәм аңа мунча иясе ташлануын сөйләгән. Хәтта кулындагы тырналган урыннарны да күрсәткән. Мунча иясе үзе зур кара мәчене хәтерләтә икән. Коми-пермякларның мавыктыргыч мифологиясе һәм тарихы иҗатчыларны да, федераль телеканалларны да җәлеп итә. Быел ике зур федераль проект гамәлгә ашырылачак. «Сердце Пармы» дигән фильм һәм “Территория” сериалының икенче өлеше күрсәтелә башлар дип көтелә, – дип сөйли Вера Мехоношина. 
Иң төп бәйрәмнәре – Семык. Чиркәү бәйрәме саналса да, аның йолалары бик мәҗүси. Бу көнне халык күп итеп ризык алып, зиратка бара. Вафат булган якыннарының, дусларының каберләрен карап чыгалар, шунда ук табын әзерләп ашарга утыралар. Зиратта күбрәк ашаган саен, якыннарың шуның кадәр тук булачак дигән ышану бар икән. 

Реклама

– Коми-пермяклар үзләренекен генә түгел, рус мәдәниятен дә саклаган. Әйтик, без хәзер рус халык киеменә охшаган костюм тегәбез. Әмма ул традицион коми-пермяк халкыныкы санала. Безнең кокошниклар исә русларныкыннан формасы белән аерылып тора. Ул кепканы хәтерләтә һәм аны заманча дизайн белән хәзерге тормышка да кертергә телибез. Туку традициясе дә сакланган. Узган гасырның 30нчы елларына кадәр һөнәрчеләр тукыманы кулдан бизәгән, – ди әңгәмәдәшем. 

Пилмәнне коми-пермяклар уйлап тапканын белә идегезме? “Пель” һәм “нянь” сүзләре бу телдән “ипи колагы” дип тәрҗемә ителә. Руслар Урал аша Себергә Мәскәү трактыннан барганда, юлда Евсеево авылы калган һәм шунда гадәти булмаган ризыкка игътибар иткән. Шул вакыттан бирле пилмән рус кухнясына да кереп киткән. 
– Әйткәнемчә, кыр наратбашыннан бик күп төрле ризык әзерлибез, хәтта йомырка тәбәсе дә пешерәбез. Сәрдә үләнен (сныть) дә яратып ашыйбыз. Аны шулай ук язын җыеп, ашлар да, камыр ризыклары да әзерлиләр, – ди Вера Мехоношина. 

Вера Мехоношина. Фото: шәхси архивтан
Коми-пермякларда сур – традицион эчемлек, боткалары көндәлек ризыклары.
Кукушка авылында туй: өстәлдә – милли ризыклар.
Татьяна Сизова үләннән ясалган уен коралында сыздыра.
Фотолар: Марина Белавина. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: