16+

Пирамидалар ябыла, лидерлары югала... Нишләргә?

«Антарес» финанс пирамидасының аягы җиңел булды. Аның артыннан ук «Финико» дигәне ябылды. Шушы көннәрдә «Френдекс» пирамидасы «янды».

Пирамидалар ябыла, лидерлары югала... Нишләргә?

«Антарес» финанс пирамидасының аягы җиңел булды. Аның артыннан ук «Финико» дигәне ябылды. Шушы көннәрдә «Френдекс» пирамидасы «янды».

«Френдекс» инвестиция компаниясе нибары бер генә ел эшләп өлгергән. Ул Таллинн шәһәрендә теркәлгән булган һәм ярты ел элек бу компания Казанга да килеп кергән. Пирамида башында торган Руслан Пичугин белән Дмитрий Чечулин акча керткән халыкка көненә бер процент вәгъдә иткән. Сентябрь-октябрьдә исә көненә – 2 процент. Алдарак ишелеп төшкән пирамидалар да шундый ук схема белән эшләгән һәм аның нәтиҗәсе барыбызның да күз алдында.

“Байыйбыз” дип хыялларга бирелгән күп кенә халык өченче көн шәхси кабинетларындагы “эшчәнлегебезне сезнең илдә дәвам итә алмыйбыз” дигән кыска гына хат алган. Акчаларыны кире кайтару өчен биткоин акча янчыкларын күрсәтүләрен сорап, кайтарылачак акча күләме 15 октябрьгә кадәр тәгаенләнәчәк, дип тә ышандырганнар анысы.

Компаниянең акча күчерү белән проблемалары июль аенда ук башланган. 21 меңнән артык язылучысы булган телеграм-каналдагы бер чатта 27 июль көнне “бер айдан артык платформадан акчаны чыгарып булмый, платформага акча кертмәвегез сорала” дигән хәбәр куелган. Ун көннән «Френдекс»тан зыян күрүчеләргә булган бөтен мәгълүматны җыярга һәм компания лидерларын мошенниклыкта гаепләп, полициягә мөрәҗәгать итәргә кушканнар. Ярык тагарак алдында калган кертемчеләр шунда ук мессенджерларда төркем булып берләшеп, алдакчылар өстеннән полициягә шикаять яза башлады. Чаттагылар, Руслан Пичугин белән Дмитрий Чечулиннан кала, компаниянең Казандагы лидерлары булган ирле-хатынлы Эльвира һәм Айдар Мадьяровлар һәм Тәбриз Әхтәмовка карата җинаять эше ачуны сорыйлар.

Беренчеләре халык белән бөтенләй элемтәгә чыкмый. Казандагы лидерлар исә инстаграм аша туры эфир оештырды. Видеоны саклап та куйганнар иде, соңрак аны алып аттылар. Алар туры эфирда килеп туган хәлнең көтелмәгән булуын әйтеп, ахырга кадәр яхшы буласына өметләндек, диделәр. Әйтүләренчә, Руслан Пичугин белән Дмитрий Чечулин да Мадьяровлар белән элемтәгә чыкмый һәм аларның кайда булуларын да белмиләр. 1 августтан бирле Руслан Сергеевич безгә җавап бирми, диде лидерлар. Шул ук вакытта үзләренең югары керемле һәм бик зур тәвәккәллек сорый торган бизнеска керүләрен, компаниягә ышанып, анда зур суммалар салуларын, җаваплылыкны башка кеше җилкәсенә аудармауларын сөйләделәр.

«Френдекс»ка кергән Руфина да, үземнең нәрсәгә баруын һәм аның ахыры ничек бетәргә мөмкин булуын белдем, шуңа бер нәрсә эшләргә дә җыенмыйм, полициягә дә бармыйм, дип белдерде.  

Ни өчен финанс пирамидалары бер-бер артлы ябылып бара? Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох, әлеге сорауга җавап итеп, аның “домино эффекты” булын әйтте.
– Бер пирамиданың ишелүе башка компаниягә акча кертүчеләрдә шик тудыра һәм алар үз акчаларын кире ала башлый. Моннан тыш, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары да кинәт кенә активлашып китә. Мондый шартларда финанс пирамидасына яшәү кыенлаша, – ди ул.

Кертемчеләрнең акчаларын кайтару мөмкинлеге бармы дигән сорауга, пирамидаларның үзенчәлеге шунда, аларның бурычларның бер өлешен генә булса да түләрлек бернинди дә активлары юк, шуңа да акча кертүчеләр компенсация алуы икеле, дип җавап бирде.

“Френдекс”тан зыян күрүчеләрнең чатларында яңа проектка чакырып язучылар да бар. Ни кызганыч, шунда ук аның нинди проект һәм кайсы этапта булуы белән кызыксынучылар да табылды, ссылкасын да сорап алдылар. Бер капкыннан чыгып өлгерә алмыйлар, икенчесенә барып керәләр. Бер авызың пешкәч, өреп кабарга кирәк югыйсә.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading