16+

Пиротехниканың кайсысы куркынычсыз?

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында салют, фейерверк, петардаларны кулланучылар аеруча күбәеп китә. Күңелсез хәл килеп чыкмасын өчен, бу җайланмаларны ничек кулланырга кирәк? Пиротехниканың кайсы төрләре куркынычсыз булып санала? Алинә Сәйфиева, Казан.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында салют, фейерверк, петардаларны кулланучылар аеруча күбәеп китә. Күңелсез хәл килеп чыкмасын өчен, бу җайланмаларны ничек кулланырга кирәк? Пиротехниканың кайсы төрләре куркынычсыз булып санала? Алинә Сәйфиева, Казан.

Соңгы елларда пиротехник эшләнмәләрдән зыян күрүчеләр саны сизелерлек кимегән. Шуңа да карамастан, пиротехника куркынычсыз дип ышандырып әйтеп булмый. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ШАҺИДУЛЛИН пиротехник җайланмаларны сатып алганда кайбер кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә. Товарны куллану тәртибе язылган документ белән танышыгыз. Әгәр дә рус телендә мәгълүмат юк икән, димәк, эшләнмә сертификация узмаган. Аны куллану куркыныч булуы бар. Пиротехник товарның куллану вакытына да игътибар итегез.

Пиротехник җайланмаларны бары махсуслашкан кибетләрдән генә сатып алыгыз, базардан, юл чатларыннан алу куркыныч. Чөнки биредә товар тиешле шартларда сакланмый. Дымлы урында озак торган пиротехника эшләмәскә яки кешенең кулында шартларга мөмкин.
ГОСТ Р 51270-99 буенча пиротехник җайланмалар биш класска бүленә: 1 класслы җайланмаларга бенгаль утлары, хлопушкалар керә. Алар лицензия таләп итми, чагыштырмача куркынычсыз булып санала. Шартлау вакытында куркыныч тудырган зона метр ярым араны тәшкил итә.

II, III класслы пиротехникага да лицензия кирәкми. Бу –петарда, фейерверк, утлы фонтаннар, ракета, фестиваль шарлары. Аларны урамда гына кулланалар. Шартлаганда, кисәкләр очып китми, куркыныч зона 5-20 метр. IV һәм V класслы җайланмалар өчен лизенция мәҗбүри. Бу класска кергән профессиональ фейерверклар гадәттә шәһәр бәйрәмнәрендә, карнавалларда кулланыла. Моның өчен махсус белем, алдан әзерлек кирәк.

Пиротехник җайланмаларны бүлмә эчендә, балконда, шулай ук янгын чыгу куркынычы зур булган урыннарда, мәдәни мирас объекты тирәсендә, тыюлыкларда, милли паркларда кулланырга ярамый.
Мәктәп укучылары яратып өлгергән петардалар бер караганда куркынычсыз булып тоелсалар да, дөрес кулланмаганда, аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкиннәр. Петарданы кешеләр, хайваннар, төзелеш корылмалары, тиз янып китә торган предметлар ягына ату тыела. Петарданы сызгач та кулда озак тотарга ярамый, ул шартларга мөмкин. Ыргытылган петардага, шартламаса да, 15 минут якын килмәсәгез яхшырак. Шартлаткычны кесәдә сакламагыз. Пиротехник җайланма эшләмәсә, аны тикшерергә, ни өчен янмавының сәбәбен ачыкларга тырышмагыз. Фейерверк һәм салютларны торак урыннардан, агачлы җирләрдән читтә генә кулланырга була. Фитилен кабызган вакытта җайланмага артык иелмәгез. Кабызганнан соң, тиз арада җайланмадан 5-6 метрга ераккарак качыгыз. Куллану вакыты чыкканнан соң, фейерверкларны ике көнгә суга батырып куярга кирәк. Шуннан соң гына чүплеккә атарга була. Закон буенча, 16 яше тулмаган балаларга фейерверклар, петардалар сату тыела.

Татарстанда 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр янгынга каршы аерым режим игълан ителде. Бу вакытта хлопушкалар, бенгаль утларыннан кала 1-3 класслы пиротехник җайланмаларны сәнәгать, транспорт объектларыннан, җылыту-энергетика комплексларыннан 500 метр ераклыкта, авыл җирендә, автомобиль юлларында, кеше күп булган урыннарда, торак-коммуналь хуҗалыклардан 50 метр ераклыкта шартлату тыела. Республиканың һәр торак пунктында аларны куллану өчен махсус урыннар билгеләнергә, алар беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылырга тиеш.
Бәйрәм баш бәласенә әйләнмәсен өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәрчак истә тотыйк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading