16+

Питрәч районы башлыгы: "Балаларны бүлү, бистәләрне каршы кую кебек мәгънәсез эшне туктатыгыз!"

Питрәч районында урнашкан Богородское авылы белән Куюки бистәсендә яшәүчеләр ничә еллар буе “сугыша”. Куюкида яшәүчеләр Богородское аша трассага чыга, балаларын да шушы авыл мәктәбенә укырга йөртә. Ә Богородское авылы халкы моңа канәгатьсезлек белдерә.

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов балаларны яшәү урыны буенча бүлмәскә һәм бистәләрне кара-каршы куймаска өндәде.

“Хөрмәтле Богородское авыл җирлеге халкы! Балаларны Богородское һәм Куюки балаларына бүлергә кирәкми. Балаларны бүлү, бистәләрне каршы кую кебек мәгънәсез эшне туктатыгыз. Бу турыда башка телгә алмаска һәм язмаска сөйләшик. Без барыбыз да олы һәм адекват кешеләр, мондый әйберләр белән шөгыльләнмик. Киләчәктә әлеге мәктәптә балаларны ике сменада укыту планлаштырыла. Закон моны рөхсәт итә”, - дип язган Илһам Кашапов Инстаграм аккаунтында.

Аның сүзләренчә, мәктәптә кайсы бистә балалары укуга карамастан, дәрәҗәле белем бирүне оештырырга, укытучылар табырга, балаларны мәктәпкә илтүне һәм алып кайтуны тәэмин итәргә кирәк. “Бу эшләр башкарылачак”, - дип вәгъдә бирде район башлыгы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading