16+

Үпкәли торган гадәтегезне онытыгыз: йолдызнамә (22-29 апрель)

Имеш-мимешләрдән өстен булырга, кеше сүзен колагыгызга да өлмәскә тырышыгыз. Күңелегезне төшермәгез, киресенчә, эшкә яңа сулыш, яңа дәрт белән тотынып, үзегезне күрсәтегез.

Үпкәли торган гадәтегезне онытыгыз: йолдызнамә (22-29 апрель)

Имеш-мимешләрдән өстен булырга, кеше сүзен колагыгызга да өлмәскә тырышыгыз. Күңелегезне төшермәгез, киресенчә, эшкә яңа сулыш, яңа дәрт белән тотынып, үзегезне күрсәтегез.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Кучкарларга яңа эш урыны тәкъдим итүләре ихтимал. Ике дә уйламыйча ризалышыгыз. Үпкәли торган гадәтегезне онытыгыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Имеш-мимешләрдән өстен булырга, кеше сүзен колагыгызга да өлмәскә тырышыгыз. Күңелегезне төшермәгез, киресенчә, эшкә яңа сулыш, яңа дәрт белән тотынып, үзегезне күрсәтегез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Игезәкләрне яңа казанышлар көтә. Шул исәптән мәхәббәт өлкәсендә дә. Эшегез күп булса да, якыннарыгыз белән очрашырга вакыт табыгыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль) Игътибарыгызны бары тик үзегез өчен мөһим дип санаган эшләргә генә юнәлтегез. Бар  көчегезне, энергиягезне шул юнәлешкә бирегез. Тырышлыгыгыз бушка китмәячәк.

Арыслан (23 июль – 23 август) Арысланнар игътибар үзәгендә. Аларны яраталар, мактыйлар. Ә бу исә Арысланнарны яңа җиңүләргә этәрә. Яңа эш башлап җибәрү, кызыклы тәкъдимнәр кабул итү атнасы.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Кызлар үзләрендә яңа көч тоеп, яңа проектларга алыначаклар. Шәхси тормышта да Кызларны уңай якка үзгәрешләр көтә. Әмма бер кечкенә генә киңәш – мин-минлегегезне ташлагыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Үлчәүләрнең тиз кызып китү гадәте эш урынында низаг тууга сәбәпче булуы ихтимал. Ахырдан үкенәсегез килмәсә,  сүзегезне үлчәп сөйләгез. Энергиягезне файдалы якка юнәлтегез. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Чаяннарның көч-куәте ташып торган чагы. Эштә тәвәккәллек сорала, үзегезне күрсәтергә курыкмагыз. Күккә сикерер дәрәҗәдә шәп сөенеч килеп ирешер.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Гаиләгездәге мөнәсәбәтләр салкынаюга юл куймагыз. Моның күбесенчә сезгә бәйле икәнен үзегез дә аңлыйсыз ич. Юл куярга тырышыгыз. Күчемсез милек мәсьәләләрен уңышлы хәл итәрсез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Кәҗәмөгезләрнең вакыйгаларга бәя бирә белә торган сәләте проблемаларны булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Кәефегезне бозарга иирек куймагыз, андый кешеләрдән ераграк йөрегез.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Сукоярларның күңеле “кайнаган” чагы. Шаяртып әйткән сүз дә кайчак йөрәгегезне яралый. Юктан проблема ясамагыз, үзегезгә рәхәт ял оештырыгыз.   

Балык (19 февраль – 20 март) Балыклар көчләре артуын тоярлар. Тик өстегезгә зур җаваплылык алмагыз. Күңелле яңалыкларга, кызыклы тәкъдимнәргә әзер булыгыз. 

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading