Шәһри Казан

Планлаштырылган социаль объектлар ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак

Быел Татарстанда 2 мең 600 кешегә исәпләнгән 31 клуб төзелгән. Моның өчен 283 млн сум акча тотылган. Авылларда мәдәни тормышны җанландырып кына калмыйлар, халыкка беренчел медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын яхшырту турында да кайгырталар. 2017 елда авыл җирлекләрендә 42 фельдшер-акушерлык пунктлары сафка бастырылган. Лаеш районында бер шундый пункт иганәчеләр акчасына төзелгән. алты сәламәтлек саклау һәм сигез амбулатор-сырхауханә учреждениесендә капиталь ремонт бара.

Реклама

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гимаев журналистларны республикада гамәлгә ашырылучы төзелеш программалары үтәлеше белән таныштырганда шундый саннар китерде.
– Республикада социаль-мәдәни, спорт объектлары һәм торак төзелешенә зур игътибар бирелә. Дәүләт программалары буенча төзелүче социаль объектларның планлаштырылган кадәре ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылып бетәчәк, – дип ышандырды ул.
Мәгариф учреждениеләрендә эш ел әйләнәсе кайный. Быел җиде балалар бакчасы төзелгән. 25 декабрьгә кадәр Казанда һәм Питрәч районында дүрт объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 1 сентябрьдән Казанда, Арчада, Чаллыда һәм Биектауда яңа мәктәпләр ишекләрен ачкан. Киләсе елга 9 мең дә 50 урынга исәпләнгән тагын ун объект төзеп тапшырырга җыеналар. Яңа мәктәпләр Казанда, Түбән Камада, Чистайда, Чаллыда һәм Әгерҗедә ачылачак.  
Татарстанда, башка социаль объектлар кебек үк, спорт объектлары төзелеше дә Россия Президенты Владимир Путин инициативасы кысаларында алып барыла.
– Быел республикада 11 чаңгы базасы һәм 120 универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка килде, район үзәкләрендә 20 боз сарае калкып чыкты. Киләсе елда да төзелеш дәвам итәчәк. 113 спорт объектын кулланышка тапшырырбыз дип планлаштырабыз. Апас, Әтнә, Мамадыш, Югары Ослан, Питрәч, Тукай районнарында бассейн ачылыр дип көтелә. Шунысын да әйтергә кирәк: яңа объектлар төзелү ул кешеләрне эш белән тәэмин итү дә, алар белән бергә яңа эш урыннары барлыкка килә, – диде Илшат Гимаев.
Тагын бер күңелле яңалык – киләсе елга яңа зоопарк ачылачак.
– Төзелеш-монтажлау эшләре тәмамланды. Май аена кадәр биналарның эчке бизәү эшләрен тәмамларга өлгерербез дип уйлыйбыз, – диде ул министр урынбасары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 13 января 2018 в 10:30
    Кайтарыйк Будулайны! «Җырлап ачылмаган күңел мәңге ачылачак түгел», – дип җырлыйлар. Җырлап караган бар минем, көтү көткәндә, чыбыркыны микрофон урынына тотып. Көне буе нишләмәк кирәк ул көтүдә, төрлечә маймылланып карыйсың инде. Моң дәрьясына чума гына башлаганда, берәр азгыны уҗымга каера, «Аһ, инәң башмагы, борыл!» – дип, аның артыннан йөгерәсең, микрофон-чыбыркыны шартлатып. Ә кайберәүләр борылып килгәч тә җырлаганнар, ахры. Чыбыркыны чын микрофонга алмаштырып, хәзер әнә сәхнәдә балкыйлар.
    196
    0
    0
  • 13 января 2018 в 09:10
    «Шәһри Казан»ның тугры укучысы Кайсы гына гәҗит 27 ел буе бертуктамый алдыручы тугры укучылары белән мактана ала икән?! Ә менә сезнең «Шәһри Казан» гәҗите шундый укучыларының берсе белән һичшиксез мактана, горурлана ала. Ул – Казан шәһәренең Нагорный бистәсендә яшәүче 85 яшьлек Асия апа Ибраһимова.
    148
    0
    1
  • 13 января 2018 в 10:00
    Шагыйрь җиңүе Декабрь ахырында Казахстанның Төркестан шәһәрендә ХII Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелде. Ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге фестиваль – төрки дөнья әдәби хәятендәге иң эзлекле, дәвамлы һәм нәтиҗәле чараларның берсе. Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль тәүге тапкыр 1992 елда Төркиянең Бурса шәһәрендә ачыла һәм Конья шәһәрендә төгәлләнә. 
    119
    0
    0