16+

Плей-офф: көрәш Даниссыз башлана

КХЛда 1 мартта плей-офф старт ала.

Плей-офф: көрәш Даниссыз башлана

КХЛда 1 мартта плей-офф старт ала.

Безнең игътибар бер көн соңрак узачак матчларга юнәлгән. Бу көнне Гагарин кубогы өчен көрәшнең беренче раундында Татарстан командалары үзара очраша.

«Отмасак, еламабыз»

«Ак Барс» командасы – Көнчыгыш конференциянең җиңүчесе. Континент кубогын оту ихтималын гына кулдан ычкындырды. Анысы КХЛда даими чемпионатның җиңүчесе дигән сүз. Моның өчен 27 февраль кичендә – соңгы уенда «Автомобилист»тан өстен чыгарга кирәк иде. Кубок иясе – ЦСКА.

«Отсак отарбыз. Юк икән – еламабыз», – дигән иде баш тренер Дмитрий Квартальнов. Чөнки хорафатларга да ышану бар – даими чемпионатны откан команда Гагарин кубогын сирәк яулый. КХЛның 11 еллык тарихында Континет кубогы иясенең әле бер тапкыр гына Гагарин кубогында җиңү яулаганы бар: 2019 елда – ЦСКА.

Капитансыз

КХЛда «Ак Барс»ның плей-оффны «Нефтехимик» белән башлаганы бар иде инде. Ул вакытта – 2013 елның язында – Казан командасы күршеләргә каршы серияне «коры» исәпкә төгәлләде. Аннары «Салават Юлаев»ны оттык. Ә сезон конференция финалында «Трактор» командасына оттыру белән төгәлләнде.

Бактың исә, ул вакытта да «Нефтехимик» белән уенда Данис Зарипов катнаша алмаган икән. Быел да шулай булачак. Берничә көн элек «Салават Юлаев»ка каршы уенда имгәнү сәбәпле, Данис Зарипов ике-өч атна уйный алмаячак, дип җиткерде Казан клубы.

Кемнәр уйный?

Көнчыгыш конференциядә беренче раундта очрашачак парлар:

«Ак Барс» – «Нефтехимик»
«Барыс» – «Металлург»
«Авангард» – «Салават Юлаев»
«Автомобилист» – «Сибирь».

Плей-оффта уеннар кайсы да булса команданың 4 җиңүенә кадәр дәвам итә.

Фото: ak-bars.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading