16+

Почта булачак!

“Богородское” почта бүлекчәсеннән килеп йөргән хезмәткәрләргә дә уңайсыз. Чөнки Богородское белән бистә арасында юл начар, пычракта, буранда бөтенләй йөреп булмый...

Почта булачак!

“Богородское” почта бүлекчәсеннән килеп йөргән хезмәткәрләргә дә уңайсыз. Чөнки Богородское белән бистә арасында юл начар, пычракта, буранда бөтенләй йөреп булмый...

Питрәч районы Көек бистәсе халкының почтага тилмерүе турында бер язган идек. «Газетага язылып булмый, чөнки авылда почта юк. Күрше «Богородское» авылы почтасына кадәр барып йөрергә уңайсыз. Салмач бистәсе халкы да безнең кебек тилмерә», дип мөрәҗәгать иткән иде Көек халкы редакциябезгә. 

«Богородское» почта бүлеге җитәкчесе Елена Фаттахова да шикаятьләрдән туйдым, ди. Мәсьәлә чынлап та катлаулы. Яңа барлыкка килгән Көек бистәсендә, бигрәк тә Светлый торак комплексы төзелгәннән соң, кеше саны тиз артып киткән. Хезмәт хакы аз булганга, хат ташучы булып эшләргә килүче юк. 

“Богородское” почта бүлекчәсеннән килеп йөргән хезмәткәрләргә дә уңайсыз. Чөнки Богородское белән бистә арасында юл начар, пычракта, буранда бөтенләй йөреп булмый. “Нишләргә дә белгән юк, чишеп булмаслык проблема булды бу. Бәлки Президентка хат язарга кирәктер? Богородское Питрәчкә якынрак, Салмач белән Көек бистәләре Казанга якын. Аларга аерым почта бүлекчәсе булдырырга кирәк, – дигән иде Елена Фаттахова соңгы сөйләшүебездә.

Без исә бу мәсьәлә белән “Татарстан почтасы” идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Алланың рәхмәте, безнең үтенечне кире какмадылар. 2020 елның 1 кварталында яңа почта бүлеге ачылыр, дип вәгъдә иттеләр. “Татарстан почтасы” федераль почта хезмәте идарәсендә тышкы коммуникацияләр буенча баш белгеч Динара Әбделманова әйтүенчә, хәзерге вакытта “Татарстан почтасы” идарәсе Көек, “Светлый” торак комплексында элемтә бүлеге ачу өчен бина эзли. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading