16+

Полиграфолог: «Парлар бер-берсен полиграфта хыянәткә тикшертә»

Ялган детекторы белән эш итүчеләр хак булмаган сүзне сөйләшүдән үк тоеп ала.

Полиграфолог: «Парлар бер-берсен полиграфта хыянәткә тикшертә»

Ялган детекторы белән эш итүчеләр хак булмаган сүзне сөйләшүдән үк тоеп ала.

Бу һөнәр иясен кәкре каенга терәтеп булмастыр, мөгаен. Сүзебез, ялган детекторы күрсәткечләрен аңлаучы – полиграфолог белән очраштык. Бу серле, сирәк очрый торган һөнәрнең асылына төшендек. 

Полиграфолог һөнәре Россиядә якынча 1990 елларда гына барлыкка килә. Аны иң элек КГБда кулланганнар. Еллар узу белән полиграфологларга ихтыяҗ арткан. Ялганчылар арткан, күрәсең. Бүген дә полиграфологлар дөреслек сагында тора. 

Регина Гайсина – тәҗрибәле полиграфолог, психолог. Ул 9 ел эчке эшләр министрлыгында эшләгән. Хәзер исә шәхси оешмалар, хакимият органнары белән хезмәттәшлек итә.

– Полиграфолог хезмәте турында бик аз беләбез. Машина ничек эшли соң?
– Полиграф кеше аңлы рәвештә контрольдә тота алмый торган реакцияләрне теркәп бара. Мәсәлән, сулыш, тәннең электрга каршы тору сәләте, йөрәк тибеше ешлыгы, кан басымы үзгәрүе һәм башкалар. Полиграф күрсәткечләре дулкын сыман язылып бара. Компьютер җавапларны исәпли. Мин дә, белгеч буларак, полиграф язмаларына бәя бирәм. Кешенең ялганын тапсак та, без аны ялганчы дип атый алмыйбыз. Әңгәмәдәшебез дөресен сөйләп бетерми яки мәгълүматны яшерә дип кенә язабыз. Полиграф нәтиҗәләре мәгълүмат кына бирә. Ул ялганчы ярлыгы такмый.

– Полиграфта тикшерү этаплары турында сөйләп китегез әле.
– Киноларда кешене бер бүлмәгә кертеп утырталар да, датчиклар куеп, сорау ала башлыйлар. Чын тикшерү алай узмый, җәмәгать. Иң элек эшне танышудан башлыйбыз. Мин үзем белән таныштырам, әңгәмәдәшнең сәламәтлеге турында сорыйм. Полиграф тикшерүе йөкле хатын-кызларга, күптән түгел операция кичергәннәргә, психик авырулары булганнарга уздырылмый. Кешенең реакциясен тикшерү өчен кечкенә генә тест эшләтәбез. Аннан полиграф аша узу өчен язмача ризалык алабыз. Әңгәмәдәшнең сорауларны дөрес аңлавына инанырга кирәк. Аңламаган очракта, сорауны алыштырырга туры килә. Полиграф нәтиҗәләрен тулысынча заказ бирүчегә тапшырабыз.

 – Кешегә бирәсе сорауларны ничек әзерлисез? Полиграфта тикшерү узганда ничек җавап бирергә ярый?
– Заказ ясаучы белән сорауларны алдан сөйләшеп куябыз. Сораулар кыска, аңлаешлы булырга тиеш. Тикшерүне башлаганчы кеше белән аралашабыз. Кайберәүләр полиграфны кабызганчы ук, серләрен әйтеп бирә. Аннан соң, үзләре дә тынычланып кала. Датчикларны кабызгач, кешеләр сорауларга “әйе яки юк” кына дип җавап бирәләр.

– Әйтик, кеше үзен бик тыныч тота ди. Полиграф ялгыша аламы?
– Ялганны сөйләшүдән үк тоеп алам. Ә полиграф кешенең серләре булганын физиологик үзгәрешләрне теркәп исбатлый. Кайберәүләр, чыннан да, үзләрен бик тыныч тоталар. Нәтиҗәләр әзер булгач, шаккаталар: “Мин бит дулкынланмадым да. Ничек белдегез?” – дип сорыйлар. Безнең организмны, психиканы ялганлап булмый. Әгәр кешенең хәтерендә мәгълүмат бар икән, ул аны һичшиксез физиологик үзгәрешләр аша күрсәтәчәк.

– Оешмаларга эшкә алганда полиграфта тикшергәннәрен белдек. Ә кешеләрнең шәхси проблемалары белән мөрәҗәгать иткәннәре бармы? Нинди ялганны тотарга телиләр?
– Акча югалган очракта мөрәҗәгать иткәннәре бар. Ир белән хатынның да ялган детекторы аша узганы булды. Гаиләдәге мөнәсәбәтләргә ачыклык кертергә сорыйлар. Парлар бер-берсен хыянәткә тикшертә. Мин алардан полиграф нәтиҗәләрен белгәннән соң, нәрсә эшлисез дип сорыйм. Хыянәт ачыкланса, гаилә таркала. Нәтиҗәләр уңай булса да, бу хәл кешенең күңелендә эз калдыра. Гаилә мәсьәләләрен хәл иткәндә психолог та булырга кирәк. Сөйгәнеңне ялган детекторында тикшерткәнче гаилә табибыннан ярдәм сорау хәерлерәк буладыр. Полиграфтан алган нәтиҗәләр проблемаларны чишмәячәк. 

– Полиграфологка кайда әзерлиләр?
– Күп кенә оешмалар эчке эшләр министрлыгында хезмәт куйган белгечләр белән эшләргә тырыша. Министрлыкның ведомствоара полиграфлар әзерләүче мәктәбе иң көчлеләр рәтенә керә. Полиграфта тикшерүченең психология белеме булуы шарт. Без әңгәмәдәшебез белән ышанычлы мөнәсәбәтләр төзеп, аның эчке дөньясына зыян китермичә, дөреслекне белергә тиеш. Полиграфта тикшерү һәркем өчен стресс. Сезне биш тапкыр тикшерсәләр дә, бишесендә дә дулкынланачаксыз.

– Полиграф ярдәмендә ришвәтчеләрне исәпләп чыгарган очраклар булдымы?
– Булды. Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан рәисе каршындагы комиссия әгъзасы буларак күп кенә оешмаларда тикшерү, профилактика эшләре алып барабыз. Җитәкче һәркемнең холкын тулысынча белеп бетерә алмый. Оешмада яшерен эшләр дә барырга мөмкин бит. Тамчыдан күл җыела. Күп кенә кешеләр табибларга, укытучыларга рәхмәт әйтү йөзеннән ришвәт бирә. Җәмгыятьтә бу хәл ризасызлык тудырмый. Кабатлап үтәм, бөтен төр ришвәтләр дә канун нигезендә хөкем ителә. Ришвәтне алучы гына түгел, бирүчесе дә гаепле булып исәпләнә. 

– Телевизорда полиграфта тикшерүле шоулар бара. Алар ни кадәр дөрес?
– Бу программалар кешеләргә кызык ясау өчен уйлап табылган. Әгәр кешеләрнең андый шоуда катнашасы килә икән, бер дә каршы килмим. Һәркемнең үз эше. “Ялган детекторы эшләгәндә селкенергә ярамыймы? Җаваплар бүген әзер буладыр, телевизордан күргән идем”, – дип әйтүчеләр дә күп булды. Искәртеп үтәм, полиграфның нәтиҗәләрен тикшерер өчен вакыт кирәк.

– Көн саен ялган белән очрашып торасыз. Ялган начармы яки яхшымы?
– Эштә, чыннан да, көн саен ялган белән очрашырга туры килә, шуңа күрә көндәлек тормышта фикерләрне чистарта белергә кирәк. Ялган турында фәлсәфәгә бирелеп була. Мәсәлән, кечкенә бала әнисенең сурәтен ясаган. Рәсемдә ике таяк та бер түгәрәк кенә. Ана сабыена: “Бик матур булган. Миңа шундый нык охшаган”, – дип әйтә. Уйлап карасаң, бу бит ялган. Әмма бу очракта ялган начар төсмер алмаган кебек тоела. 

– Үзегез еш ялганлыйсызмы?
– Һәркем көн саен ялганлый. Иң мөһиме – кем һәм ни дәрәҗәдә ялганлый. Кешегә зыян сала торган сүзләрне таратуны хупламыйм. Кемдер күзгә карап, ялганлап тора ала. Барысы да тәрбияләнгән мохиттән килә. 

– Полиграфта тикшерүнең хакы күпме?
– Эшкә алганчы бер хезмәткәрне тикшерүнең бәясе 3 мең сумнан башлана. Бер кешене тикшерү өчен якынча ике сәгать вакыт уза. Тәҗрибәмдә иң озын тикшерү – 7 сәгать барды. Кешене эш урынында гадәттән тыш хәлләр булганнан соң тикшердек. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading