16+

Поликлиникалардагы чиратларга тыныч карагыз

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы татарстанлыларга әнә шундый киңәш бирә. 

Поликлиникалардагы чиратларга тыныч карагыз

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы татарстанлыларга әнә шундый киңәш бирә. 

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков поликлиникалардагы чиратлар турында аңлатма бирде. Ул әлеге күренешкә тыныч карагыз, ди.

"Хәзер ОРВИ белән авырып китү очраклары арткан вакытта, табиблар да җәмгыятебезнең бер өлеше буларак, салкын тидереп чирлиләр, күбесе больничныйда - диде Жаворонков. - Һәм мин сезгә поликлиникаларга иртәнге 8дә түгел, ә соңрак килергә киңәш итәм, һәм шул вакытта сез, мәсәлән, көндезге 12 сәгатьтә чиратның бөтенләй булмавын күрерсез. Тулаем алганда, агымдагы ел өчен поликлиникаларда озын чиратлар булуы сәер күренеш түгел. Моңа тыныч карагыз".

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль челтәрләрдә поликлиникалардагы су буе чиратлар турындагы борчулы фото һәм видеоларны еш очратырга була.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading