Герман сугышы башлангач, колхоз оешканнан бирле конюх булып торган Фәйзулла абзый бөтен атларны үзе белән куып китте. Барысы да – фронтка, фронт өчен! Шулай итеп, авылда тансыкка хет күз сирпеп карарлык юньле ир-аты да, төпкә җигәрлек аты – бахбае да калмады. Ә бит Закир, ичмасам, көтү атаманы Чаткы дигән айгырны әтисе үзенә биреп калдырыр дип өметләнгән иде.
Җилләр уйнап торган, шыраеп бушаган аранда түрә-караныкы гына рәхәт чигә хәзер. 13-14 яшьлек, орчык буе гына кечкенә, ябык малайга тәртә арасына кертерлек үгез дә тәтемәде хәтта. Йөр инде менә хәзер җәяүләп төрле вак-төяк эштә, җыен кыз-хатын, ыбыр-чыбыр арасында көрәк-сәнәк күтәреп, хурланмыйча. Нишлисең, дошманны җиңү хакына барысына да түзәргә туры килә...
Шулай да җаен тапты, ачуым килмәгәе, бишектән үк ат җене кагылган әрсез, гаярь малай. Фермада эшләүче әнисе янына баргалаганда, чем-кара үгез бозауга күзе төшкән иде. Ипи сыныклары каптыргалап, сыйпаштыргалап йөри торгач, тәки үзенә ияләштерде бит киребеткәнне. Вакыты тигән саен, шул сөйкемле сөяк янына ашыкты, карады, чистартты, ашатты. Тегесе дә, дустын күрүгә, юеш танавын сузып, кулын яларга итенә. Кыш чыкканда, калын тавыш белән мөгрәп каршы ала торган эре гәүдәле малга әверелде Груша. Ферма мөдире, бригадир рөхсәте белән Закир, арбага җигеп, йөк тартырга өйрәтте аны...
Шул сәер кушаматы гына һич ошамый иде малайга. Бозаулагач та, анасы Алмакай атлы сыер хөрмәтенә кап-корсаклы улына да шуңа охшашрак атама кушарга булганнар, күрәсең. Груша, түчә! Груша, тик тор! Тфү! Бура кадәрле мәһабәт, кодрәтле, көчле үгез өчен шушы да булдымы инде исем?! Ә Закир аны үзенчә Помпей дип кенә йөртә башлады. Ни өчен шулаймы? Тарих дәресеннән шундый мәгърур яңгыраучы, романтик исемне ни өчендер ошатты да, бетте-китте, мәгънәсе-эчтәлеге чутыннан әллә ни тирәнгә кермәде. Баксаң, Помпеи-Везувий дигән янартау, атылып, кара көл иткән бик борынгы шәһәр исеме икән ул. Аннары Италия тарихыннан Помпей исемле консул, дәүләт эшлеклесе дә мәгълүм (ике исемдәге аерма фәкать «и» хәрефе өстендәге төртке-билгедә).
Һәммәсе дә күнделәр яңа исемгә, каршы сүз-әйбер әйтүче булмады тагын. Идарәдә нәрәт биргәндә: «Закир Пампи белән фәлән җиргә төгән йөк илтә! Пампи фермага салам ташырга!» – дигән сүзләр еш яңгырый иде.
Көчле, егәрле булды Помпей, бәләкәй гәүдәле дустының боерыгын тыңлаучан, күндәм булды. Әмма ләкин бүтәннәрне үзенә якын да китерми иде. Алгы тояклары белән җир тырнап, күзләрен алартып бер генә акаеп карар иде. Шуңа күрә дә Закир берәр ашыгыч йомыш белән каядыр китә калса, ул көнне Помпей ял итә. Хәер, бик сирәк була иде ул аранда сагыз чәйнәп тик яткан рәхәт көннәр. Кылны кырыкка ярырдай кызу эш өстендә бигрәк тә. Шунысын да өстәргә кирәк: шуклыгы да, наянлыгы да бер пот иде Помпейның. Юктан гына нидер майтарып ташлый торган начар гадәте бер олау. Ни дисәң дә, пачти кыргый хайван затыннан лабаса.
Әнә бүген 20 чакрымдагы Чулпан тирмәненә киттеләр. Маҗарасыз гына барып җителде, шөкер. Он капчыкларын рәт-рәт уңайлап төягәч, кайтыр юлга төштеләр. Помпей җай гына атлавын белә, хан заманыннан калган иске арба көпчәкләре, йокыны китереп, эчпошыргыч шыгырдый, Закир авыз эченнән нидер көйләп бара. Гөнаһ шомлыгы, Чирмешән елгасы буйлап кайта торгач, бер авылда күпер чыкканда, әдәпле үгезебез яр читенә таба каера гына бит. Закир аны чыбыркыларга күнекмәгән. Жәлли. Иркә, назлы сүзләр әйтеп тә, ирләрчә сүгенеп тә тегене туры юлга салмакчы. Кая ул, тамагы сусаган булганмы, кирелек украсы кузгалганмы, арбасы-ние белән керде дә китте бу елгага. Корсагы күмелерлек төшкә шапыр-шопыр җитүгә, дулкыннар ялмап алгач, йөкнең иң өстендә торган бер-ике капчык суга мәтәлде. Әле ярый, шул тирәдә кайнашкан ирләр ярдәмгә ташланды. Манчылган капчыкларны төяп, ярга күтәрелергә булыштылар. Инде сусаны төкәнгән үгез дә һични дә булмаган кебек, арбаны сөйрәп, янә коры җиргә чыгып басты. Яр буенда малайны кызганып ах-вах килгән хатыннарның берсе, як-ягына карана-карана килде дә, кара чутыр йөзенә ифрат әрнүле кыяфәт чыгарып әйтте малайга:
– Ничекләр генә җавап бирерсең инде, энем, йөгең өчен дим? Юешләнгән онны үзеңнән түләтерләр бит. Әйдә, булмаса, бер-ике капчыгыңны үзем сатып алам. Бераз акчасы эчеңне тишмәс, – дип «рәхим-шәфкать» күрсәтә, имеш, һәм таушалып беткән берничә «берлек»ләр суза.
Арба дирбиясен рәтләп маташкан аксыл йөзле, чал мыеклы абзый аптырашта калган малайның иңенә кулын салып, читкәрәк тибәрде:
– Тыңлама син юк-бар сүзне, энекәш. Ул торгаш Сафиянең мал дигәндә, гел бүресе улап тора инде аның. Маена чыдаша алмый, хәйләкәр төлке... Мине тыңла! Капчыкның тышкы ягы гына суда манчылып катып китә аның. Эчендәге онына зарар килмәгән, бер дә кайгырма.
Дөрестән дә, «он маҗарасы»ннан чагыштырмача җиңел котыла Закир. Колхозга килгән зыянны, казаны бер сарык белән түләтәләр дә... Сугыш чоры бит. Закуннар иләмсез каты, баш китәрлек. Ярый, монысында Закир үзе дә судан коры чыкты ди. Әмма алдагысында...
Әнисе Зәлидә әйтмешли, ләүхелмәхфүз тактасына язган булгандыр инде, алда коточкыч бәла көтеп торган икән фәкыйрь гаиләне. Балачактан чыгып бетмәгән малай гына бит әле Закир: күрше авылда әбисенең бәрәңгесен чыгаргач, эт булып арыганлыктан куна кала. Ә караучысыз Помпей, бәйдән ычкына да, кеше бакчасына кереп төнозын туйганчы тыгына. Шунда ук күбеп җан тәслим кыла. Корсагы салам чүмәләсе хәтле кабарып күпергән малны хатын-кыз, арык малай-шалай мөгезенә аркан салып өстерәргә, тартырга тотыналар. Беренче булып кан тамырлары күренеп торган, нәп-нәзек кулларын сызгана-сызгана хуҗабикә Кәшифә карчык, белгән догаларын укыштыргалап, үләксәнең койрыгына барып ябыша, аның ахирәте 80 яшьлек Минниса карчык – арткы уң аягына, Нәфисә әби сул ягына төшә. Авыл советы рәисе Йомран Хәсәне читтән кычкырынып, көч биреп тора. Янәсе, бу ит тавын хет бакчадан ызанга чыгарабыз да аннан күз күрер тагын... Кая ул! Селкенми дә. Булмагач, үгезне шунда ук тирән баз казып күмәргә мәҗбүр булалар.
...Иртә таңнан кайтып җиткән Закирның кайгысын сөйләп бетерерлек түгел. Әнисе Зәлидә туфрак тырнап елый, әледән-әле торып-торып йодрыгы белән малайның башына төя. «Кая карадың, күзең чыкканмы әллә», – дип такмаклап елавын белә. Еларсың да, үлгән үгез бәясе баш китмәле. Колхоз рәисе Мурзый Гафиятулласы, авыл советы башлыгы Йомран Хәсәне һәм дә биш-алты куштан Закирларның күз кашыдай, карап торган бердәнбер сыерын тартып алырга киләләр. Аны да биреп җибәрсәң беттең – ачлыктан кәкрәеп катарга гына кала. Берсеннән-берсе ваграк сигез баланың сигезе дә, үкереп елап, сөтлебикәгә, үлем ачысы белән дигәндәй, чат ябышалар, күзләрен май баскан мәрхәмәтсез бәндәләргә малны алып китәргә юл куймыйлар.
– Ну, ладны, – дип яный Гафиятулла, кайсыдыр бала тешләгән уң кулын ышкый-ышкый. – Сыер белән генә котыла идегез әле, хәзер инде судта җавап тотарга туры киләчәк, корткычлар. Нибуч, өстәгеләр белер кемнең кем икәнен.
Зар иңрәп елап кына эш чыкмый шул. Эреле-ваклы бала-чаганы зинаһарлап күршеләре карамагына тапшырып, Закир белән икәүләп районга бармый чарасы калмый Зәлидә түтинең. Суд таракан катырлык суык клубта бара. Сәхнәдәге хөкемдарлар иңнәренә калын туннар салып чыккан. Уртадагысы – уң кулы гарипләнгән, яшел гимнастеркалы, борын астында гына тар мыек калдырган какча йөзле ир-ат әледән-әле артка таба шуышкан шинелен сул кулы белән җайсыз гына рәтләргә мәҗбүр. Йә тәмам идәнгә төшеп җиткәндә генә сул як күршесе, абайлап, уңайларга булыша. Күнегеп өлгермәгән сыңар кул белән генә эш итүләре җиңел түгел, күрәсең. Шул арада күкрәгендәге берничә орден-медале җемелдәп алгалый. Фронтовиктыр инде. Закирга ул аның әтисе белән бер сугышта булгандыр, ә бәлки үзен дә күргәндер сыман тоелды. Һәрхәлдә, бу кешенең арыган, талчыккан кыяфәте ни өчендер ышаныч-өмет уята торган иде.
– Гаепләнүче Зәбиров Закир Фәйзуллович! – дип әйтүгә, чын мәгънәсендә сугыш чоры баласы, арык кына малай актыгы торып баскач, суд рәисе бу ни бу дигәндәй, аптырап иптәшләренә күз ташлады. Аннары үз күзенә үзе ышанмагандай, алдындагы кәгазьләрне янә укыштырып алды булса кирәк. Үзе карашын әле бер кәгазьгә, әле куркуыннан йомгак булып бөрешкән малайга төшерә.
– Гаепләнүче шушы буламы инде? Ничә яшендә ул? Борынын кыссаң җаны чыгарга торган бу малайга кем ул үгезне ышандырып тапшырган, ә?! Колхоз җитәкчеләреннән кемнәр катнаша монда? – дип тыныч кына, әмма дәһшәтле итеп соравына арттарак утыручы Гафиятулла белән бригадир Төхфәт торып басты. Аларның тантаналы йөзләре ничектер сүрелеп киткәндәй булды. Чөнки шинельле хөкемдар аларның йомшак җирләренә китереп сукты: ни булса да Закир Зәбиров балигъ яшендә түгел, шуның сәбәпле, аны җавапка тарту закон киртәләренә сыймый. Әлбәттә, хөкем каршында кем булса да гаепле булып танылырга, җәзага тартылырга тиеш. Хөкемдарлар тәнәфестән соң тиешле карарын игълан иттеләр дә. Аның буенча, балигъ яшькә җитмәгән үсмергә колхоз милкен ышанып тапшырган һәм шуның аркасында колхоз малына сизелерлек зыян-зәвер, экономик каза китергән өчен, колхоз җитәкчесе, бригадир, ферма мөдире фәләннәрне матди җаваплылыкка тартырга, ягъни мәсәлән үлгән үгез бәясен югарыда күрсәтелгән кешеләрдән түләтергә диелгән иде. Тамаша залындагылар беравык катып калды. Һич көтелмәгән гаҗәеп хөкем иде бу! Югыйсә, бер тамчы да гаепсез-нисез килеш бу залдан шәфкатьсез, каты хөкем карарын ишетеп, кан-яшь түгеп чыгып киткән мәгъсумнәр аз булган идемени моңарчы?
Йа Алла, ул шомлы, болгавыр заманда да гадел кешеләр булса да булыр икән! Могҗиза инде бу, чын могҗиза! Бераздан шул илаһи тынлыкны бозып Зәлидә апаның акырып елап җибәргәне ишетелде. Шинельле ир кеше, кай җиредер бик каты сызлап авырткандай чыраен сытты да, гәүдәсенең гарип куллы ягын алга куебрак, тиз генә сәхнә артына кереп китте... Ул чорның гел кара буяулар белән сурәтләнгән вакыйгаларыннан аермалы буларак, бүгенге бер якты сәхифәсе шуның белән бетте. Тарихны гел бер төс белән генә каралтып, шомлы итеп кенә бирергә ярамаганлыгына гыйбрәт төсле дә ул.
Илдус Диндаров
Фото: pixabay.com
Комментарийлар