16+

Пособие өчен салым турында нинди документ кирәк? 

Гаиләдә туган беренче балага тиешле Президент пособиесен алу өчен, социаль яклау бүлегендә иремнән дә, миннән дә 2 НДФЛ белешмәсен сорадылар.

Гаиләдә туган беренче балага тиешле Президент пособиесен алу өчен, социаль яклау бүлегендә иремнән дә, миннән дә 2 НДФЛ белешмәсен сорадылар.

Әмма ирем – шәхси эшмәкәр, НДФЛ түләми. Аның урынына керемнәр һәм чыгымнарны теркәп барган «китап»-документны (КУДиР) китерергә куштылар. Әмма бездә анысы да алып барылмый. Без вакытлыча керемгә бердәм салым системасы (ЕНВД) буенча түлибез. Пособие алу өчен безгә нинди документ китерергә кирәк? 
 

Сафиуллиннар гаиләсе, Балтач районы.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре аңлатуынча, балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турындагы 418нче Федераль закон нигезендә (2017 елның 28 декабреннән гамәлдә), 2018 елдан соң гаиләдә туган яки уллыкка алынган беренче, икенче балага пособие тиеш. Билгеле булганча, пособие аз керемле гаиләләргә бирелә. Гаиләнең айлык уртача кереме Татарстанда бер кеше башына 14034 сумнан артмаска тиеш. Әлеге пособиеләрне түләү тәртибе Россия Хезмәт министрлыгы карары белән расланган (№889, 2017 елның 29 декабреннән кабул ителгән). Аның нигезендә пособиене алу өчен, гариза язганда соңгы 12 ай өчен керемнәр турында белешмә китерү кирәк. Шулай ук һәр гаилә әгъзасының айлык керемен раслый торган башка документлар да таләп ителә. Салым кодексының 26.3нче маддәсе буенча, әгәр дә эшмәкәр вакытлыча керемгә бердәм салым системасы (ЕНВД) буенча түли икән, ул салым декларациясен китерергә тиеш. Сезгә дә бу очракта, пособие алу өчен, социаль яклау бүлегенә салым декларациясе китерергә кирәк булачак.

фото: 1RRE

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading