16+

Праймериз нәтиҗәләре: партия яңара

Сайлаулардан соң Татарстанның Дәүләт Советы составы үзгәрер, мөгаен. Халык праймеризда иң күп тавыш биргән кандидатларның рейтингын төзегәннәр. Исемлек шактый кызык­лы. Чебеш­ләрне көзен саныйлар, дисәләр дә, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 8 сентябрьдә узачак сайлауларда шушы исемлек нигез итеп алыначак дип белдерде. Дөрес, 20 июньдә узачак партия конференция­сендә бу мәсьәләне тагын бер кат караячаклар. Әмма әллә ни үзгәрешләр булмас, ди Дәүләт Советы рәисе. «Бердәм Россия» сәяси партия­сенең Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә праймеризга нәтиҗәләр ясадылар.

Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау быел әнә шундый үзенчәлек­ле формада узды. Праймериз­ның файдасы бар дип саный җитәкчелек. Ул халык фикерен белергә ярдәм итә. Бу праймериз да кешеләрнең сайлауларга, иленең киләчәгенә битараф булмавын белдерде. Алдан тавыш бирүдә 400 меңнән артык кеше катнашу да күп нәрсә турында сөйли.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, праймеризда катнашкан кандидатлар халык белән очрашулар, дебатлар уздырган. Аларда иң күп яңгыраган проблемалар социаль өлкәгә карый. Күп­ләрне сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәгариф тармагына караган сораулар борчый. Халык та мәсьәләнең чишелешен төгәл тәкъдим иткән кандидатларны сайларга тырышкан.

Ничек кенә булмасын, партиягә яңарырга вакыт һәм ул көзге сайлаулардан соң чынлап та үзгәрер кебек. Праймериз нәтиҗәләреннән чыгып төзелгән рейтингта кызыклы кешеләр җитәрлек. Исемлек шактый озын – 222 кеше. Рейтингны Татарстан Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин башлап җибәрә. Икенче урында – «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе, автоузышчы Владимир Чагин. Беренче өчлекне «Бала-Сити» балалар үзәге җитәкчесе эшмәкәр Альбина Насыйрова төгәлли. Чагин дебатларда эшче кешенең хокукларын яклау турында сүз алып барса, Альбина укытучыларның, тәрбия­челәрнең, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең хокукларын яклап чыкты.

Күп менә министрлар, район башлыклары өчен дә әлеге праймериз сынау булды. Үзенә күрә эшләре өчен халык бәясен алу. Рейтингның дүртенче урынында – Марат Әхмәтов. Бишенчедә – Илшат Әминов. Фәрит Мөхәммәтшин тәҗрибәле журналистның «7 дней» тапшыруында сөйләгән төпле фикерләрен хуплавын да әйтеп узды.

Халык арасында депутатлыкка китәр дип фаразланган район башлыклары да бар. Праймеризда күп тавыш җыйган башлык,чынлап та, эш вазифаларын алыштырырга мөмкин анысы. Әйтик, Алабуга башлыгы Геннадий Емельянов, Яшел Үзән башлыгы Александр Тыгин, Спас районы башлыгы Камил Нугаев.

Исемлектә язучы Ркаил Зәйдулла, артист, кинорежиссер Рамил Төхфәтуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин да бар. Ниһаять, партиядә татарча күбрәк сөйләшә башларлар дигән өмет бар.

Праймериз ачык, бердәм узган. Бер шикаять тә теркәлмәгән. Халык 8 сентябрьдә узачак сайлауларда да шулай актив катнашыр дип ышаныйк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading