16+

Президент чаба, мэр шуа, без дә өйдә утырмыйк

АКШның Нью-Йорк хакимияте, әлеге шәһәрдә яшәүчеләр, кар яуса, олы хафага төшәләр. Казан мэры Илсур Метшин әйтмешли, без кар яуганга сөенәбез генә.

АКШның Нью-Йорк хакимияте, әлеге шәһәрдә яшәүчеләр, кар яуса, олы хафага төшәләр. Казан мэры Илсур Метшин әйтмешли, без кар яуганга сөенәбез генә.

– Чаңгы яки чана тотып, балаларын ияртеп паркларга чыгучы казанлылар көннән-көн күбәя бара. Горький паркында «ледянка»га утырып шуу гаҗәп күңелле, таулар арасыннан әллә кая хәтле төшеп китәсең. Татарстан Президенты үзе дә актив спортчы, аннан үрнәк алыйк. Казан – спорт башкаласы дигән исемне югары тотыйк. Паркларда җәен дә, кышын да спорт белән шөгыльләнер өчен зур мөмкинлекләр бар, – диде мэр Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Шәһәр башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова таныштырганча, Казанда кышкы чорда 18 шугалак, 77 хоккей тартмасы, 7 җәмәгать чаңгы трассасы эшләячәк. «Мотор» спорт клубының ачык мәйданчыгында, Чирәмдәге хоккей үзәгендә, Дубравная урамында һәм Кремль яр буенда боз катырылган инде. Кремль яр буенда ясалган шугалак – Европада иң озыны. Якын көннәрдә «Тасма» стадионында, Казан ипподромында, Урман аръягы (Залесный) бистәсендәге «Солнечный» ял базасында шугалаклар әзер була. Черек күлдәге 6,5 мең квадрат метрлы шугалакны 14 декабрьдә ачу ниятләнелә, анда шуу түләүсез. «Ракета» һәм «Хезмәт резервлары» ареналарында ясалма бозлы шугалаклар эшли.

– Пластик чималдан җыелган 77 хоккей тартмасының 64е инде ачылды, калганнарына су агызу дәвам итә. Аларда боз катыру бу атнада тәмамланачак, – диде Светлана Вострикова. – Быел республиканың универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы нигезендә, 5нче гимназиядә (Котовский урамы,2) һәм 35нче мәктәптә (Гариф Ахунов урамы,10а) хоккей тартмалары барлыкка китерелде.

Яктыртылган чаңгы трассалары: Горький паркында, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта, Чебокса торак массивында, Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында, Горки-Әмәт урман паркында, Яңа Савин районындагы Җиңү паркында.

Үзәк стадионда 16 декабрьдә 400 метрлы трасса ачыла. Биредә чаңгы шуганда, Казан Кремле белән дә хозурланырга була. Шугалакларда һәм чаңгы трассаларында прокатлар эшли.
– Муниципаль хезмәткәрләрнең республика спартакиадасында Казан шәһәр башкарма комитеты бишенче ел рәттән җиңү яулады. Азнакай – икенче, ә Зәй – өченче урында. Шәһәр башкарма комитеты командасы яулаган призга Казанда инде өч спорт мәйданчыгы төзелде, – диде Светлана Вострикова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading