16+

Президент Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Әлеге чарада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Җиңү паркында аларны яшьләрнең патриотик оешма вәкилләре каршы алды.

Иң элек Президент сугышта һәлак булганнарны искә алырга килгән ветераннарны сәламләде. Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, мөхтәрәм затлар Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм башкалар Аналарга һәм тол хатыннарга, Совет солдатына куелган һәйкәлләргә дә чәчәкләр салды.

Чара соңында Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев “Победа” ретро машинасына утырып, Меңъеллык мәйданга юл тотты. Биредә Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Казан гарнизоны һәм махсус бүлекчәләр гаскәрләре узачак.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading