16+

Президент түрәләрне кисәтте

«Намуссыз сатучылар, бу хәлдән файдаланып, бәяләрне махсус арттыралар. Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм – бу хәлләрне булдырмагыз. Иң беренче чиратта кешеләр зыян күрә», - диде Президент.

Президент түрәләрне кисәтте

«Намуссыз сатучылар, бу хәлдән файдаланып, бәяләрне махсус арттыралар. Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм – бу хәлләрне булдырмагыз. Иң беренче чиратта кешеләр зыян күрә», - диде Президент.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов продуктларга һәм даруларга бәяләрне мониторинглау мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада азык-төлек продуктлары, дару препаратлары җитү-җитмәү мәсьәләсе даими тикшереп торыла. Моның өчен республика Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә эшче төркем төзелгән, шулай ук кайнар линия дә эшли. Товарларга бәяләрне һәм аларның булу-булмавын   районнарның башкарма комитетлары, Татарстанстат, ЦЭСИ, Росздравнадзор, Госалкогольинспекция, УФАС, республиканың Сәламәтлек саклау, Сәнәгать, Авыл хуҗалыгы министрлыклары тикшереп тора.

Татарстан Президенты аерым ассызыклаганча: безнең республикада төп ашамлык продуктлары җитәрлек. «Бүген яңа уңыш алганчы элеваторларда ашлык запасы, шулай ук ит, сөт продукциясе кешеләргә җитәрлек булырга тиеш. Бу – ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы җаваплылыгында», - диде Президент.

Республика җитәкчесе фикеренчә, үзизоляция шартларында кешеләр товарларны якындагы кибетләрдән алырга мәҗбүр, бигрәк тә авыл җирендә. Шуңа да бу кибетләр дә контрольдә булырга тиеш. «Намуссыз сатучылар, бу хәлдән файдаланып, бәяләрне махсус арттыралар. Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм – бу хәлләрне булдырмагыз. Иң беренче чиратта кешеләр зыян күрә», - диде Президент. Контрольне тагын да көчәйтү өчен, ул бу эшкә хокук саклау органнарына да кушылырга тәкъдим итте. Районнарда сату-алу эшен район башлыклары контрольдә тотарга тиеш дигән сүз бу.

Моннан тыш, республикада кешеләр индивидуаль саклану чаралары – битлекләр, пирчәткәләр, антисептиклар белән тәэмин ителергә тиеш, диде Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading