16+

Президент яман шеш белән авыручы әнигә ярдәм итә

Татарстаннан Андрей Малаховның «Туры эфир» телепрограммасы герое булган Айгөл Фазылова республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ярдәм алган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләгән.

Татарстаннан Андрей Малаховның «Туры эфир» телепрограммасы герое булган Айгөл Фазылова республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ярдәм алган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләгән.

Рөстәм Нургалиевич бу хәл турында хәбәрдар. Ул аны битараф калдыра алмады. Аның тарафыннан тиешле йөкләмәләр бирелде, - дигән Галимова. – Татарстанның балалар омбудсмены Гүзәл Удачина бу гаиләдә булды һәм алты яшьлек Әмирнең яман шеш белән авыручы әнисе белән сөйләште. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева да бу мәсьәләгә кушылды.
Лилия Галимова сүзләренә караганда, агымдагы ел ахырына кадәр балалар бакчасы өчен түләү мәсьәләсе хәл ителгән инде. Әмир быел балалар бакчасын тәмамлый һәм аннан мәктәпкә бара. Әлеге хатын-кыз яши торган фатир бәясен компенсацияләү мәсьәләсе дә хәл ителгән.
Бу бик катлаулы һәм авыр хәлдә калган гаиләгә кирәкле барлык ярдәм, һичшиксез, күрсәтеләчәк, – дип ышандырган Галимова.

Яман шеш авыруыннан интегүче Айгөл Фазылова улы Әмирне тәрбиягә алачак ата-аналарны табу өчен «Туры эфир» программасына килгән. Хатын-кызның үпкәдәге метастазлар белән сөт бизенең яман шеше дүртенче стадиядә. Фазыйлова инде дүрт ел чир белән көрәшә. Бәхетсез ана алты яшьлек улын балалар йортына алып китүләреннән курка.

Р.S. Әлеге әнинең аянычлы язмышы турында газетабызның алдагы саннарында тулырак язма дөнья күрәчәк.  

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading