16+

Президентка Татарстаннан читтә яшәүче татарлар турында онытмаганы өчен рәхмәт

Татарстан Президентының мондый мөрәҗәгатеннән соң мондый милли тапшыруларыбызның саны да, сыйфаты да яхшырыр, вакыты да озынаер дип уйлыйм. Югыйсә, хәлләр шактый мөшкелләнгән иде.

Президентка Татарстаннан читтә яшәүче татарлар турында онытмаганы өчен рәхмәт

Татарстан Президентының мондый мөрәҗәгатеннән соң мондый милли тапшыруларыбызның саны да, сыйфаты да яхшырыр, вакыты да озынаер дип уйлыйм. Югыйсә, хәлләр шактый мөшкелләнгән иде.

Сания Газизҗанова, Марий Эл республикасының төбәк тарихын өйрәнүче җәмгыять җитәкчесе (Йошкар Ола):
 – Татарстан Президентының әлеге мөрәҗәгате күңелдә сүнеп бара торган өметне дөрләтеп җибәргәндәй булды. Анда Татарстаннан читтә яшәүче татарлар турында да искә алына. Рәхмәт онытмаганнары өчен. Әйе, без - туган телебезне, милли мәгариф һәм мәдәниятебезнең сагында уяу торучылар. Әле менә Марий Эл радиосында татар теле тапшырулары оештырып җибәрдек. Атнага бер тапкыр якшәмбе көнне татар телен белгән милләттәшләребезне радиоалгычлар янына җыябыз. Мөхәррире үзем. Татарстан Президентының мондый мөрәҗәгатеннән соң мондый милли тапшыруларыбызның саны да, сыйфаты да яхшырыр, вакыты да озынаер дип уйлыйм. Югыйсә, хәлләр шактый мөшкелләнгән иде.

Татар авыллары күз алдында бетеп бара. Ә бит алар элек-электән туган телебезнең дә, милли мәдәниятебезнең да бишеге булып килгән. Авыллар белән бергә аларның да юкка чыгуын күреп тору бик аяныч. Бәлки, авылларны яшәтү буенча да (милли авылларны диюем) берәр проект-чара тәкъдим итәр акыллы Президентыбыз.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading