Ага Хан премиясен тапшыру тантанасына килгән Принц Кәрим Ага Хан, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» фонды рәисе Минтимер Шәймиев премия тапшыру уңаеннан дөнья күрәчәк почта маркасын чыгару чарасында катнашты.
Кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк белән каршы алганнан соң, Принц галиҗәнаплары Болгар ислам академиясе комплексы белән танышты. Академиянең ректоры Даниял Абдрахманов уку йортының эшчәнлеге турында сөйләде, Минтимер Шәймиев Россиядә ислам белемнәре системасын яңартуда мөһим урынны алып торган академиянең әһәмиятен аңлатып узды.
Әлеге уку йортын төзү турындагы указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елда имзалаган иде, быел инде ул өченче уку елын башлап җибәрде. Академия мөселман өммәтенең акыллы катламын – магистрлар һәм докторлар әзерли. Мәртәбәле кунаклар уку бүлмәләрен карады һәм студентлар белән дә аралашты. Аннан соң күп функцияле залда – амфитеатрда «Архитектура өлкәсендә халыкара Ага Хан премиясе-2019» почта маркасын чыгару чарасы узды. Барлыгы 150 мең данә марка кулланылышка кертеләчәк. Сәламләү сүзендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Принц Кәрим Ага Ханга рәхмәтен җиткерде һәм әлеге чараны тарихи вакыйга дип атады, Болгар җирен яңарту өчен күп эшләр башкарылганын искәртте. «Бүгенгә кадәр күбебез Принц галиҗәнаплары Кәрим Ага Хан миссиясе турында төрле мәгълүматлар буенча гына белсәк, бүген ул безнең каршыда тора. Безнең җирләргә кадәр килеп җитеп, безнең халыкка хөрмәт күрсәткәнегез өчен, сезгә бик зур рәхмәт, – диде Минтимер Шәймиев. – Дөньяның кагыйдәсе шундый: истәлекле корылма төзелеп, берәр вакыйга булса, ул марка чыгару аша мәңгеләштерелә. Шушы эш тормышка ашкан өчен рәхмәт».
Принц Ага Хан үз чиратында Болгар җирендә булуны зур дәрәҗә дип билгеләде. «Һәркем өчен үз диненең кыйммәтләрен саклау мөһим. Мин бүген биредә булуым белән бәхетле, әлеге марка бөтен планетада тынычлык саклауга ярдәм итәчәк», – диде ул. Принц Кәрим Ага Ханның нәсел җепләре Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.с.) барып тоташа, ул 25 илдә (нигездә, Көнбатыш һәм Үзәк Азия, Африка, Якын Көнчыгыш, Төньяк Америка һәм Көнбатыш Европа) гомер кичерүче 15 миллион кешесе булган дини җәмәгатьчелек белән идарә итә. Принц бөтен дөньяга үзенең төрле илләрдә башкарыла торган күпсанлы хәйрия проектлары белән таныш. 1977 елда архитектура өлкәсендәге Ага Хан премиясе гамәлгә куела, ул бу өлкәдә иң абруйлы дип санала. Жюри төрле проектларны сайлап алырга мөмкин – алар арасында тузган торакны төзекләндерүдән башлап, заманча ысул белән төзелгән яңа биналар программалары булырга мөмкин. Премия архитекторларга гына түгел, шулай ук проектны тормышка ашыруда мөһим роль уйнаган муниципалитетлар, төзүчеләр, заказчылар, осталар, инженерларга да бирелә. Әлеге премия өч елга бер Җир шарының мөселманнар күпчелекне тәшкил иткән төбәкләрендә җәмәгатьчелекнең ихтыяҗына һәм омтылышына җавап бирүче архитектура проектларына тапшырыла. Быел, мәгълүм булганча, алты премиянең берсенә Татарстан проекты ия булды.
Принц галиҗәнаплары һәм Минтимер Шәймиев, үзара сувенир рамкалары белән дә алмашканнан соң, Ак мәчеттә булдылар, Болгар тарихи-археологик комплексына экскурсия оештырылды. Бүген Болгарның йөзек кашы булган әлеге мәчет комплексы «Мәдәни мирас – Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар» 2010-2018 еллар» программасы кысаларында төзелде. 2012 елда ачылган Ак мәчет барлык дини йолаларны үтәү өчен каралган һәм кирәкле шартлар тудырылган.
Кунаклар шулай ук Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүенә багышланган Истәлек билгесендә булдылар, ул 2012 елда ачылган иде. Истәлек билгесендәге Коръән музеенда Принц галиҗәнаплары дөньядагы иң зур дини басманы күрде. Коръән музее 2015 елда Истәлек билгесендә ачыла. Триесте шәһәрендә Италия осталары әзерләгән Коръән зал уртасында махсус пьедесталда урын алган һәм ул дөньяда иң зур басма булып санала. Бу хакта Гиннесс рекордлар китабының сертификаты бар.
Минтимер Шәймиев музейда Кәрим Ага Ханга болгарлар тарихына кагылышлы кыскача кайбер фактларны да сөйләп үтте. Шулар арасында күн эшкәртү алга киткән булуын телгә алды. Кунаклар Болгар тарихи-археологик комплексына экскурсия барышында XIII-XIV гасырларга караган археологик һәйкәлләр белән танышты, аларның кабатланмас матурлыгын билгеләп үтте.
Комментарийлар