16+

Псориаз – җан газабы

Зәринәгә 28 яшь. Җәйне яратмый ул. Чөнки кыска җиңле кофталар кияргә теләми. Кулындагы кызыл таплардан ояла. Зәринәдә псориаз.

Зәринәгә 28 яшь. Җәйне яратмый ул. Чөнки кыска җиңле кофталар кияргә теләми. Кулындагы кызыл таплардан ояла. Зәринәдә псориаз.

Бу авыруның кешегә яшәргә ни дәрәҗәдә комачаулаганын псориазны үзләре кичергәннәр генә белә торгандыр. Юынганнан соң, озак вакыт җәрәхәтләрне крем белән эшкәртү, көн саен дарулар куллану, тәндәге тимгелләр бер хәер, алар кычыта, авыртып җәфалый. Авыруның катлаулы формасы күзәтелгәндә, авыру буыннарга төшә. Нәкъ менә шул псориаз аркасында Зәринәнең гомерлек хыялы тормышка ашмаган. Аны стюардесса итеп эшкә алмаганнар. Псориазлы бер танышына бөтенләй ВИЧка тикшерен дип, эштән китәргә кушканнар. Тән газабыннан тыш, әнә шундый рәнҗетүләр, җан газабы белән дә очрашырга туры килә псориз авырулы кешеләргә. Казанда узган фәнни- практик форум кысаларында Идел буе округының косметологлары, дерматовенерологлары псориазлы кешеләрне борчыган проблемалар турында сөйләштеләр.

Псориаз катлаулы генетик, хроник авыру булып санала. Ул кешенең яшәү сыйфатына тискәре йогынты ясый. Татарстаның тире-венерик авырулар клиник диспансерында псориаз белән авырулы 11 меңнән артык кеше исәптә тора. Чынлыкта исә авыручыларның саны тагын да күбрәк дип фаразлана. Чөнки, күпләр авыруы турында белгертергә теләмичә түләүле хастаханәләрдә дәваланалар. Конференциядән тулы репортажны газетабызның киләсе саннарында укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading