16+

Путин акчасын 2 меңнән артык гаилә алган

Быелдан Россия Президенты Владимир Путин, яшь гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, яңа төр пособие керткән иде. 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан хатын-кызларга ай саен 8490 сум акча өстәлеп барачак.

Путин акчасын 2 меңнән артык гаилә алган

Быелдан Россия Президенты Владимир Путин, яшь гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, яңа төр пособие керткән иде. 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан хатын-кызларга ай саен 8490 сум акча өстәлеп барачак.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча Татарстанда әлеге пособиене 2166 гаилә ала. 
Пособие һәркемгә дә түләнми. Бары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң гаиләдә туган беренче балаларга һәм гаиләнең уртача кереме бер кеше башына яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артып китмәгән очракта гына бирелә. Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумы – 9142 сум. Аны 1,5кә тапкырлагач, 13 713 сум килеп чыга. Гаиләдәге бер кеше башына уртача айлык керем шул суммадан артмаганда гына, пособиегә дәгъва кылырга була. Әнинең дә, баланың да Россия гражданлыгы булу мәҗбүри. 


Сорау-җавап
Владимир Путин керткән яңа төр пособие икенче балага да тиеш дип ишеткән идек. Бу сүз дөресме икән? 

Алинә Фәтхиева, Теләче. 

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре аңлатуынча, быелдан гаиләдә туган беренче балага тиешле пособие икенче балага кагылмый. Дөрес, икенче бала өчен каралган ана капиталын быелдан ай саен өлешләп алу мөмкинлеге тудырылды. Бу мөмкинлектән бары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган, гаиләдәге икенче балалары булганнар гына файдалана ала. Балага яшь ярым булганчы, ана капиталыннан ай саен 8490 сум пособие ананың кредит учреждениесендәге исәп счетына күчерелеп барачак. Һәр кеше аны үз кирәгенә файдалана ала. Айлык түләүләрдән баш тартып, ана капиталын рөхсәт ителгән башка максатларда да кулланырга мөмкин. Аны торак шартларын яхшыртырга, балага белем алган өчен түләргә, ананың булачак пенсиясенә күчерергә, инвалид сабыйга җайлашу, яраклашу өчен кирәкле товарлар сатып алырга, ә быелдан балага өч яшь тулганчы, мәктәпкәчә учреждениеләр өчен түләргә дә була.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading