16+

Путин COVID-19 буенча махсус киңәшмә уздырачак

РФ президенты Владимир Путин хөкүмәт белән киңәшмә уздырачак - шул исәптән коронавирус инфекциясе турындагы вәзгыять турында да фикер алышачак. Видеоформатта үтәчәк очрашуны Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шәрехләп үтте.

Россиядә коронавирус йоктырган кешеләрнең саны арта, һәм бу оперштабларның һәм россиялеләрнең үзләренә аерым игътибар предметы булырга тиеш, дип белдерде РФ президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.
"Беренчедән, барлык төбәкләрдә дә төрле вазгыять һәм, әлбәттә, губернаторлар шуннан чыгып эш итәргә тиеш.

Нәкъ менә шуңа күрә дә алар пандемия фонында махсус вәкаләтләргә ия булды һәм тиешле йөкләмәләрне тормышка да ашыра. Чыннан да, әлеге чирне йоктыручылар саны арта, моңа аерым игътибар бирергә кирәк. Иң мөһиме - тиешле штабларның гына түгел, үзләренең эпидемиологик иминлеге турында кайгырту дәрәҗәсен шактый арттырырга һәм барлык кирәкле күрсәтмәләрне үтәргә тиешле гражданнарның да аерым игътибары, маска режимы, перчатка режимы булсынмы һәм башкалар", - диде Песков журналистларга.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading