Россия Президенты Владимир Путин Паралимпия уеннарында чаңгы ярышы буенча көмеш һәм ике тапкыр бронза призеры - Татарстан чаңгычысы Марта Зәйнуллинага I дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медален тапшырды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Скопировать ссылку

Владимир Путин шулай ук Екатерина Румянцеваны (Паралимпиадада чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча өч тапкыр чемпион һәм ике тапкыр көмеш призер), Михалин Лысовны (Паралимпиадада чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча ике тапкыр чемпион һәм өч тапкыр көмеш призер), Анна Миленинаны (Паралимпиадада чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча ике тапкыр чемпион һәм өч тапкыр көмеш призер) һәм Алексей Бугаевны (Паралимпиадада тау чаңгысы спорты чемпионы һәм көмеш призер) Почет ордены белән бүләкләде.
I дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы казанышлар өчен” орден медален Валерий Редкозубов (Паралимпиадада тау чаңгысы спортының ике тапкыр көмеш призеры), ә II дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы казанышлар өчен” орден медален Уеннарда чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча бронза призеры Ирина Гуляева алды.
Комментарийлар