16+

Путин ял көннәрен озайтырмы?

Ай ахыры җитүен һәм илдә коронавирус белән вәзгыятьнең әлегә яхшырмавын аңлаган тәкъдирдә, бүген үзизоляция режимы тагын озайтылыр дигән фикер бар. Май ахырына кадәрме, әллә май бәйрәмнәре узганчымы - анысын инде вакыт күрсәтер. Дөресрәге, Путин...

Россия Президенты Владимир Путин бүген янә халыкка мөрәҗәгать итәр дип көтелә. Дөрес, әлеге мөрәҗәгать  коронавируска каршы көрәш штабы һәм ил төбәкләре белән видеоэлемтә режимындагы аралашау форматында булачак.

Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. ТАСС, Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренә таянып, төбәк җитәкчеләре белән аралашуның көндезге сәгать өч-дүртләр аралыгында булыр дип яза. Шул ук вакытта Песков Президентның ниндидер зур мөрәҗәгатьтән бигрәк, зур чыгыш әзерләвен искәрткән.

Билгеле булганча, Владимир Путин 25 мартта халыкка турыдан-туры мөрәҗәгать итеп, башта бер атналык ял көннәре игълан итте, аннан 2 апрельдә әлеге көннәрне ай ахырына кадәр озайтты. Шуннан соң Президент төбәк башлыклары, ведомство җитәкчеләре белән турыдан-туры эфирда видеоэлемтә режимындагы утырышлар уздырды.

Ай ахыры җитүен һәм илдә коронавирус белән вәзгыятьнең әлегә яхшырмавын аңлаган тәкъдирдә, бүген үзизоляция режимы тагын озайтылыр дигән фикер бар. Май ахырына кадәрме, әллә май бәйрәмнәре узганчымы - анысын инде вакыт күрсәтер. Дөресрәге, Путин...

Фото: kremlin.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading