16+

«Пәйгамбәребезнең сөннәте» нәрсә ул?

Әмәт бистәсе мәчете имамы Равил хәзрәт Бикбаев:

Әмәт бистәсе мәчете имамы Равил хәзрәт Бикбаев:

– Гарәп телендә «сөннәт» сүзе «юл» дигәнне аңлата. «Пәйгамбәребезнең сөннәте» дигәнне «Пәйгамбәребезнең юлы» дип аңларга кирәк. Моның өч төрле кулланылышы бар. Беренчесе: Пәйгамбәребезнең хәдисләре, аңа Пәйгамбәребезнең сүзләре, ул кылган гамәлләр, аның ризалык күрсәткән гамәлләре һәм аны сыйфатлаган эчке һәм тышкы сыйфатлар керә. Шулай ук сөннәт дигән сүзне фикъһ галимнәре куллана. Әйтик, намазның фарызлары һәм сөннәтләре бар. Фарыз гамәлләр катгый рәвештә үтәлергә тиеш, алар үтәлмәсә, гыйбадәт гыйбадәттән китми. Ә сөннәтне үтәсәң – саваплы буласың, үтәмәсәң – гыйбадәтеңә кимчелек килми, савабы, әлбәттә, кими.

Сөннәт сүзе гакыйдә фәнендә дә кулланыла. Сөннәт һәм бидгать гамәлләр бар. Сөннәте – Пәйгамбәребез кылган гамәлләр, бидгать – диндә булмаган, дингә кертелгән әйберләр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading