16+

"Һәр бала үзенә кызыклы булган юнәлешне балачактан сайларга тиеш"

Казанның Бакый Урманче музеенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Мин – җиңүче оныгы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узды.

"Һәр бала үзенә кызыклы булган юнәлешне балачактан сайларга тиеш"

Казанның Бакый Урманче музеенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Мин – җиңүче оныгы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узды.

Әлеге бәйге «Татмедиа» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы, «Казан» милли-мәдәни үзәге, Бакый Урманче музее тарафыннан 2020 елның гыйнварыннан 20 апреленә кадәр үткәрелгән булган. 

“Без бу бәйрәмне май аенда Җиңү паркында уздырырга теләгән идек. Кызганыч, пандемия аркасында планнар чынга ашмады. Ләкин бәйгенең йомгаклау өлешен бу музейда үткәрүебез очраклы түгел. Балалар сәнгатькә рәсем ясап кына түгел, бөек рәссамнарыбызның иҗатын күреп тартыла. Шуңа күрә бүген килгән балаларны Бакый Урманче мохите, иҗаты белән таныштырырга теләдек”, - ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Аның әйтүенчә, “Мин – җиңүче оныгы” бәйгесенең максаты - сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту, аларның кылган батырлыкларын хөрмәт һәм соклану белән искә алу, әби-бабаларыбыз белән горурлану, укучыларда ватанпәрвәрлек, туган илгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Бәйгедә катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары булган әби-бабайларының рәсемнәрен «Салават күпере» журналы һәм Бакый Урманче музее электрон адресларына юллаган. Бәйгегә барлыгы 335 хат-рәсем кабул ителгән. Мәртәбәле жюри 3 җиңүчене билгеләгән. Алар – Актаныштан Айтуган Гаянов, Казаннан Нурислам Рәхимов һәм Гөлүсә Нәбиуллина.

Жюрида, әлбәттә, үз эшенең осталары булган танылган рәссамнар бәя биргән. Аларның берсе – Россиянең һәм Татарстанның Рәссамнәр берлеге әгъзасы, Татарстанда наив жанрында иҗат итүче бердәнбер рәссам Альфрид Шәймәрданов. "Мәктәп елларында үзем дә күп төрле бәйгеләрдә катнаштым. Әнә шул бәйгеләр язмышымны билгеләде дә инде - 30 яшемдә рәссам булдым. Дөрес, моңа кадәр мин кинооператор һөнәрен үзләштердем, ләкин сурәтләү сәнгате күңелемә якынрак булып чыкты. Минемчә, балалар бәйгеләре бик кирәк. Һәр бала үзенә кызыклы булган юнәлешне балачактан сайларга тиеш. Бүгенге көндә мәктәпне тәмамлаган балалар арасында кайсы өлкәгә барырга белмәүчеләр шактый. Бу алардагы сәләтнең ачылмавы белән бәйле. Шуңа күрә мондый бәйгеләрне үткәрү мөһим. Аларның бит тәрбияви роле дә бар”, - диде рәссам.

Җиңүче кыз Гөлүсә Нәбиуллина Казанда икенче сыйныфта укый. Рәсем ясарга, җырларга, биергә һәм төрле бәйгеләрдә катнашырга ярата. “Рәсем ясаганда, сары, кызыл һәм яшел төсләргә өстенлек бирәм”, - ди кызчык. 

"Без “Салават күпере” журналын өйгә яздырабыз. Бәйге турында шуннан укып белдек. Гөлүсә рәсем ясарга яраткач, бик теләп катнашырга булды. Ул Нурислам бабабызның фоторәсемен ясады. Бабамның әтисе дә, абыйсы да сугыштан кайтмаган. Нурислам бабабыз күп яралар белән фронттан әйләнеп кайткан. Гомер буе инвалид булып яшәде, 1996 елда вафат булды”, - ди Гөлүсәнең әнисе, чыгышы белән Спас районы Чәчәкле авылыннан Равилә Нәбиуллина.

Җиңүче балалар дипломнар һәм рәсем ясау кирәк-яраклары белән бүләкләнде. Чара Бакый Урманче музеена экскурсия белән тәмамланды. 

Эльвира ШАКИРОВА
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading