Җир өсте дә һәм җир асты да тарих белән тулы
Татарстанда хәзергә 1907 бина-корылма мәдәни мирас сыйфатында федераль исәпкә куелган. Шулардан 446 борынгы бина федераль әһәмияткә ия, ә 1092 бина республика әһәмиятендәге мәдәни мирас булып санала.
– Үткәннәрдән башка киләчәк юк. Республиканың җир өсте дә һәм җир асты да тарих белән тулы, без аларны ачыклый барабыз. Татарстанда, мәсәлән, тагын 625 бина-корылманың архитектура һәйкәле булуы ачыкланды. Тарихи биналарны торгызуга һәм төзекләндерүгә Татарстан Рәисе Рөстәм Минңеханов нык теләктәшлек күрсәтә, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең дә мәдәни мирасны барлауда һәм үстерүдә ярдәме зур, – диде Татарстан Республикасының мәдәни мирас корылмаларын саклау буенча дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин.
Казанда төзекләндерү эшләренең быелгы планына “Казанның беренче социалистик шәһәре”, Яшь тамашачы театры, Алиш исемендәге балалар иҗат үзәге, Укытучылар семинариясе, заманында язучылар Абдулла Алиш һәм Кави Нәҗми яшәгән йорт, Киров дамбасы янындагы “Һәлак булган сугышчылар” һәйкәле кертелгән.
Татарстанда мәдәни мирас исемлегендәге 500 бина – гыйбадәтханәләр. Аларның күпчелеге – чиркәүләр. Иван Гущин әйткәнчә, дини биналарны төзекләндерү дәвам итә. Мөселман гыйбадәтханәләренә килгәндә, быел Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы таш мәчет, Биектау районының Айбаш авылындагы агач мәчет төзекләндерелә. Балтач районының Карадуган авылында Мортаза байның кунакханә йорты яңартыла. Питрәч районындагы Шәле авылы мәчетен, Янсуар авылындагы чиркәүне төзекләндерү проектлары әзерләнә башлый.
– Ульяновларның Ленино-Кокушкино авылындагы музей-йортлары мәдәни мирас исемлегенә кертелде. Анда төзекләндерү эшләренә 23 миллион сум тәгаенләнде, – диде Иван Гущин.
Казан Кремлендә төзекләндерү эшләре бара.
– Казан ханлыгы чорында Кирмәндә кое булган. Ул эзләп табылып, торгызылса, татарлар өчен изге бер кое булыр иде, – дип сорау бирдем.
– Кремльдә су чыганагы булганлыгын искәртеп, бер мәйданчыкта кечкенә фонтан төзеләчәк. Коены эзләү планы әлегә юк иде, шулай да мондый идеяне археологларга тәкъдим итәргә буладыр. Әлеге коены “изге” дип әйтмәс идем, – дип җавап кайтарды Иван Гущин.
Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелисклар шулай ук дәүләт саклавында. Иван Гущин:”Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан мемориаллар, каберлекләр чистартыла. Бу эшләрдә волонтер-активистлар да ярдәм итә”, – диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар